Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Яшь питрәчлеләр киләчәктә нинди һөнәр сайларга теләүләре турында сөйләделәр

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм укучылар арасында “Һөнәри остаханә” беренче район конкурсы узды.

«Царево усадьбасы» торак комплексының күп профильле лицеенда районның барлык мәктәпләреннән балалар җыелды. Алар берничә компетенция буенча ярышты: сәнәгать дизайны, вебдизайн, кондитерлык, столяр, парикмахер эше, төзелеш.

Балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр мәктәп укучыларыннан аерым катнашты. Малайларга конструктордан йорт төзү эшен йөкләделәр. Эшкә керешер алдыннан алар үзләрен тәкъдир итәргә тиеш иде.

– Мин конструктордан төрле элементлар ясарга яратам. Бүген хыялымдагы йортны төзиячәкмен. Минем әти – төзүче, шуңа күрә мин дә аның кебек булырга телим, – дип уртаклашты Артем Федоров.

Кызлар кулинария һәм парикмахер эшләрендә ярыштылар, жюри әгъзаларына үз осталыкларын күрсәттеләр. «Ивушка» балалар бакчасыннан Ясминә Ефимова парикмахер булырга хыяллана. Ул үзенең моделенең чәченә прическа ясаган иде.

– Миңа конкурста катнашу ошады, күңелле, әмма дулкынландыргыч булды. Мин өйдә еш кына әниемә прическа ясыйм, шуңа күрә бу авыр булмады, – диде ул.

Мәктәп укучылары шул ук компетенцияләр буенча ярыштылар, ләкин аларга таләпләр җитдирәк иде. Кызлар тегү һәм кисү буенча ярышта фетрдан татар түбәтәе тегәргә тиеш иде. Монда Татьяна Грохова үзен барысыннан да ышанычлырак тотты.

– Без технология укытучысы белән ике атна чамасы әзерләндек. Түбәтәйне тулысынча үзебез ясадык. Башта минем бик яхшы килеп чыкмый иде, әмма вакыт узу белән нәтиҗәләр сөендерә башлады. Бу тулысынча кул эше. Кайвакыт энә авыр керә, шуңа күрә кайбер урыннарда авыррак була, – диде ул.

«Столяр эше» юнәлешендә егетләр ике сәгать эчендә агач көрәк ясарга тиеш иде.

– Конкурс беренче тапкыр үткәрелә, шуңа күрә без иң җиңел биремне сайладык. Ләкин анда да укучылар хаталар җибәрә, кайвакыт лобзик ватыла. Аны алмаштыру штраф вакыты кебек бара, – дип билгеләп үтте жюри әгъзаларының берсе, Шәле мәктәбенең технология укытучысы Алмаз Мөхетдинов.

Конкурс Питрәч районы башлыгы Илһам Кашапов инициативасы белән оештырылды.

– Кеше үз тормышында кабул иткән иң мөһим карарларның берсе – аның киләчәк тормышын билгеләүче һөнәр сайлау. Аңа мәктәпкәчә яшьтән үк әзерләнә башларга кирәк. Балалар әти-әниләренең, әбибабайларының кем булып эшләвен белергә, киләчәк һөнәрләрнең үзенчәлекләре белән танышырга тиеш. Аннары аларга һөнәр сайлау җиңелрәк булачак. Мондый конкурслар шушы максат белән үткәрелә, – дип ассызыклады район башлыгы.

Ярышлар ахырында барлык конкурсантларга катнашучы дипломнары тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса