Иске Шигали мәктәбендә капиталь ремонт башланды
Объектны тапшыру вакыты – 1 август.
Фото мәктәп дизайн-проекты альбомыннан
Мәктәпкә капиталь ремонт февральнең беренче яртысында башланды. Эшкә икенче каттан керешкәннәр, демонтаж эшләре башланган, коры стеналар һәм идәннәр генә калган. Объектта әлегә 22 эшче эшли, аларның саны артачак.
Дизайн-проектка карасаң, мәктәпне танып булмаячак. Үзгәрешләр фасадтан ук башланачак: ул керамограниттан булачак. Шулай ук аны җылытачаклар. Янәшәсендәге территория төзекләндереләчәк. Барлык тәрәзәләр, түбә алыштырылачак. Керү өлеше зурайтылачак. Анда җылы идәнле зона булачак.
Кайбер бүлемнәрне сүтү хисабына кабинетлар зуррак булачак. Коридорда йомшак диваннар һәм пуфиклар белән ял итү зонасы булачак. Барысы да заманча һәм якты булыр дип көтелә. Объектны тапшыру вакыты – 1 август. Өстәлләр, парталар, интерактив такталар, ягъни барлык яңа җиһазлар урнаштырылачак.
Фото мәктәп дизайн-проекты альбомыннан
Шулай ук инженерлык челтәрләрен тулысынча алыштырырга тиешләр: электр, вентиляция, кабель челтәрләре. Төзүчеләр подвалга да төшәчәк.
– Подвалда яшеренү зонасын бизәү эшләре планлаштырылган. Аннары анда көрәш кабинеты, ТИН һәм технология кабинеты барлыкка киләчәк, – дип билгеләп үтте прораб Марсель Фәттахов.
Ремонт “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты таләпләренә җавап бирә. Эшләр республика программасы буенча алып барыла, бюджет – 258 миллион сум.
– Безнең мәктәп 1997 елгы, анда мондый зур ремонт беркайчан да булганы юк, – дип билгеләп үтә мәктәп директоры Евгений Галактионов. – Беренче, тугызынчы һәм унберенче сыйныфлар майга кадәр Царевода урнашкан лицейда укыйлар, башка сыйныфлар дистанцион укытуда. Ата-аналар моңа аңлап карадылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia