Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Югары уку йортларына документларны дәүләт хезмәтләре порталы аша онлайн тапшырырга мөмкин

Сервис кабул итү комиссиясенә бармыйча, дистанцион рәвештә укырга керү мөмкинлеге бирә.

Бүген Россия югары уку йортларына укырга керү кампаниясе башланды. Россия абитуриентлары югары уку йортларына документларны «Дәүләт хезмәте» порталы аша бирә ала. Ул суперсервис «Поступление в вуз онлайн» дип атала. Сервис кабул итү комиссиясенә бармыйча, дистанцион рәвештә укырга керү мөмкинлеге бирә.

Искәртик, Россия Президенты Владимир Путин һәр кешенең потенциалын гамәлгә ашыру һәм аның талантларын ачу мөһимлеген билгеләде. Югары белем - потенциалны ачу нигезләренең берсе.

Дәүләт хезмәтләре порталы «Цифрлы икътисад» илкүләм проекты буенча үсеш ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса