Керәшен Сәрдәсе авылында Бөек Җиңү көненә багышланган чара үтте
Дәһшәтле сугыш еллары ерагая барган саен, аның ни дәрәҗәдә әһәмиятле булуына ышана гына барабыз.
Без, яңа буын кешеләре өчен, бу бик тә кадерле көн һәм сугыш ветераннарының арабыздан китә барулары, аларның сафлары сирәгәя барган чорда, сугыш елларын кабат искә төшереп, тарих битләрен кабат ачып карарга, тарихи чынбарлыкны дөрес бәяләргә мәҗбүр итә. Никадәр ятим, тол калган кешеләрнең, әби-бабайларның аянычлы язмыш хәтирәләре югала бара. Бәхетле, матур, тыныч күк йөзле балачагыбыз өчен без аларга мәңге бурычлы һәм рәхмәтле.
Ветераннар белән очрашулар, шефлык итүләр белән бергә, безнең ничектер шул чорның эченә кереп карыйсы, берникадәр генә вакытка булса да алар кичергәнне тоемлыйсы килде. Билгеле, моңа сугыш кырыннан җиңү яулап кайткан батырлар белән очрашу мизгелләре булыша алды.
Безгә сыйныф җитәкчебез Раида Тимофеевна Токинова ярдәмгә килде. Ул безне авыл уртасында урнашкан Анастасия Никитина йорты нигезенә алып килде. Яу кырыннан әйләнеп кайтмаган бу йортның хуҗасы, тылда тракторчы булып көнне төнгә ялгап эшләгән хуҗабикәсе турында сөйләде.
Тәрәзәләре кадакланган, ярым җимерек, моңсу өй тәрәзәләре сугыштан әйләнеп кайтмаган улларын, ирләрен, абый-энеләрен, апа- сеңелләрен, сөйгәннәрен көтүче әти-әниләрне, әби-бабайларны хәтерләткәндәй булды.
Моңсу өй, кайгы-сагышлы әти-әниләр, сөйгәннәрен өзелеп көтүче кызлар ролендә булу күңел нечкәлекләрен, әлегә үзебезгә дә таныш булмаган хис-тойгыларны уятты. Бу аларга соклану, алар белән горурлану, туган илгә, туган җиргә мәхәббәт хисе түгелме соң инде?!...
Телеэкраннарда күрсәтелгән “Без киләчәктән” фильмы күпләрне тетрәндерде. Ә безнең аларга җавап кайтарып, "Без үткәннәрдән" диясебез килә.
Керәшен Сәрдәсе мәктәбенең 7 нче сыйныф укучылары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia