Керәшен Сәрдәсе мәктәбе укытучысы Халыкара этник фестивальдә катнашты
23-26 августта "Крутушка" X Халыкара этник фестивале кысаларында
«Традицияләр һәм хәзерге заман: күчү үзенчәлекләре, трансформация мөмкинлекләре» фәнни-гамәли, мәдәни-агарту конференциясе үтә. Питрәч районы Керәшен Сәрдәсе гомум белем бирү мәктәбенең татар һәм рус теле укытучысы Нина Фадеева 23 августта "Керәшеннәр мәдәнияте, дини нормалары. Аларны укучыларда мәхәббәт, туган телгә, гореф-гадәтләргә, үз халкыңа карата мәхәббәт тудыру максатында татар (рус) теле һәм әдәбияты дәресләрендә этномәдәни компонент буларак куллану» темасына доклад белән чыгыш ясады, - дип хәбәр ителә "Туганайлар" газетасы сайтында.
Шуны билгеләп үтәргә кирәк, агымдагы елның июнь аенда Нина Валентиновна ТР гомум белем бирү оешмалары укытучыларының һөнәри үсешләрен грант ярдәмендә хуплау конкурсында "Укытучы-остаз" номинациясендә җиңде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа