“Әкият” балалар бакчасы “Яшел ут” конкурсында өченче урын яулады
Соңгы елларда республикабызда машиналар саны, шулай ук юл һәлакәтенә юлыгучылар саны
да арта бара. Шуның өчен юлда йөрү кагыйдәләрен балалар бакчаларында ук өйрәнү бик мөһим, чөнки юл һәлакәтенә очраучылар арасында балалар да бик күп. Балаларга мәктәпкәчә яшьтән үк юл кагыйдәләрен өйрәткәндә, күңелсез хәлләр булмаска да мөмкин, чөнки кечкенәдән алган белем, төрле күнекмәләр тиз генә онытылмый. Балаларда юлда йөрү күнекмәләрен формалаштыру тәрбиячеләрнең, ата-аналарның бурычы.
Безнең Татар Тау Иле «Әкият» балалар бакчасында нәниләрнең гомуми үсешенә ярдәм итүче, юлларда үз-үзеңне хәвефсез тотарга өйрәтүче төрле чаралар үткәрелә. Юл кагыйдәләрен өйрәнүгә зур игътибар бирелә. Балаларга юл кагыйдәләрен өйрәтүнең бер алымы - ул уен. Шуңа күрә, тәрбиячебез Гөлназ Фаязовна хезмәт юлын әле күптән түгел генә башлавына да карамастан, балалар белән бик теләп шөгыльләнә, төрле хәрәкәтле, сюжетлы уеннар куллана. Балалар да тәрбияче апаларын бик тиз үз иттеләр, яраттылар. Әти-әниләр белән дә тыгыз элемтәдә торабыз. Бергәләп төрле чаралар, рәсем күргәзмәләре, әңгәмәләр үткәрәбез.
Бакчабызда юл йөрү куркынычсызлыгы почмагы бар. Монда балаларга ныклы белем бирү өчен материаллар тупланган.
Икенче март көнне районыбызда үткәрелгән «Яшел ут» конкурсында балалар бакчалары арасында өченче урынны яулап, дипломга, кыйммәтле бүләккә лаек булдык.
Үз эшеңне яратып, теләп башкарганда гына уңай нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа