Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Көек авылы лицеенда укучы рус әдәбияты буенча БДИны максималь баллга тапшырды

Ул документларын кино һәм телевидение институтына яки сәхнә сәнгате институтына тапшырачак.

Самира Вахитова ун елдан соң үзен театр яки кино актрисасы итеп күрә. Ул сигезенче сыйныфта укыганда ук үзенә иҗади һөнәр туры килүен аңлый. / Фото шәхси архивтан

Көектә “Алгоритм” лицеен тәмамлаган Самира Вахитова рус әдәбияты буенча БДИны максималь баллга тапшырды.

Самира октябрьдән үк өйдә укуга күчкән, чөнки ул әти-әнисеннән еракта яшәр өчен үзе акча эшли башларга теләгән. Ул өеннән мең ярым километр ераклыкка китәргә җыена. Санкт-Петербургта укырга, профессиональ актриса яки режиссер булырга планлаштыра.

– Әни белән әтиемнең тагын ике баласы бар, минем аларга авырлык китерәсем килми, шуңа күрә мин шундый карар кабул иттем. Моннан тыш, БДИга әзерләнү өчен буш вакыт күп булды, – дип аңлатты кыз.

Ул документларын кино һәм телевидение институтына яки сәхнә сәнгате институтына тапшырачак. Әдәбияттан имтиханны йөз баллга тапшыру аңа дәрәҗәле югары уку йортларында студент булу шансы бирә, өстәвенә кыз Гөлнара Качалованың актерлык осталыгы студиясенә йөргән. Ә “Алгоритм” лицеена күчкәнче укыган гимназиясендә театр һәм хореография дәресләре булган.

Югары сыйныфларда ул классик әсәрләрне ярата башлаган, аларның иң беренчесе – Михаил Булгаковның “Мастер һәм Маргарита” әсәре.

Ул имтиханны Питрәчтә тапшырган. Ул көнне ашыкмыйча гына җыеныр һәм тиешенчә ашау өчен йокысыннан иртәрәк уянган. Сыйныфташы белән автобуста барган, таныш булмаган урында бераз уңайсызрак була. Ләкин укытучылар бик ягымлы була, алар кая барырга һәм нәрсә эшләргә икәнен тыныч кына аңлатканнар. Самира инде тугызда кабинетта була, ә барысы да унда башлана. Балалар карамагында 3 сәгать 55 минут, бу вакыт эчендә дүрт кечкенә һәм бер зур инша язарга кирәк була. Аңа репетитор соңгы минутка кадәр утырырга киңәш итә. Эшләп бетерсә дә үзен тикшерергә куша. Ул вакыты беткәнче барлык биремнәрне үти.

– Миңа “Война и мир” романы варианты эләкте, ул князь Болконскийның әтисе белән сөйләшүеннән өзек. Үз белемнәремә ышансам да, башта бераз куркып калдым, бөтен имтихан дәвамында янда тикшерүчеләр булды, әлбәттә бу имтихан вакытында мине киеренкелектә тотты, – ди чыгарылыш сыйныф укучысы.

Әдәбиятны яхшы белгән, күп укыган кеше авторның укучыга нәрсә җиткерергә теләгәнен, әсәрнең асылын тирәнтен аңлый. Самираның үз миникитапханәсе бар, анда 80нән артык китап бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса