Көек авылындагы «Әкият» балалар бакчасы грант алды
Бүләкләү тантанасы Казанда ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин катнашында узды

Көек авылы «Әкият» балалар бакчасы 500 мең сумлык «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» гранты җиңүчесе булды.
Мөдир Лилия Вележинская сүзләренчә, грант акчалары билингваль белем бирү мохитен киңәйтү өчен интерактив җиһазлар, шулай ук милли
костюмнар сатып алу өчен кулланылачак.
Грант Татарстанда 2013 елдан бирле ел саен үткәрелә. Конкурсның максаты – билингваль мәктәпкәчә белем бирүне популярлаштыру һәм балаларга республиканың дәүләт телләрен өйрәтүче иң яхшы педагогларны бүләкләү.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia