Көек авылыннан тарих укытучысы Тимур Пармаксыз: “Цезарь – ул салат кына түгел”
Аның максаты – балаларның дөньяга карашын киңәйтү
.jpg)
Фото: © Люция Сираҗиева / «Питрәч-информ»
Мәктәпләргә эшкә яңа карашлы яшь педагоглар килә. Көек авылындагы “Алгоритм” лицееннан 22 яшьлек тарих укытучысы Тимур Пармаксыз – моның ачык мисалы. Аның чыгышы Албаниягә һәм Себер якларына барып тоташа, шуңа күрә аның тышкы кыяфәте дә игътибарны җәлеп итеп тора. Әмма буй-сын артында тагын да уникаль эчке дөнья һәм гаилә кыйммәтләре, тарихка тирән кызыксыну белән бәйле һөнәргә юл яшеренгән.
Аның тышкы кыяфәте тумышы белән Төркиядән булган албан әтисенә охшаган: озын буйлы, киң җилкәле. Холкын үзе, аз санлы Себер халкы селькуплар вәкиле булган әнисенә охшаган, дип саный. Көнбатыш Себердә үткәргән балачагы аның хәтерендә биш яшеннән тайгага походларга чыгу, балык тоту һәм Обь елгасын көймәдә кичү белән истә калган. Шул ук вакытта Тимур Төркиядә дә еш булган, әтисенең күп туганнары шунда яши.
– Әйе, минем килеп чыгышым күпләргә кызык, – ди Тимур Алаадинович. – Бүген минем тарих укытучысы булуым - әни йогынтысы һәм өйдә 7,5 мең китаплы китапханә булу нәтиҗәсе. Тарих белән балачактан мавыктым, гаиләм кызыксынуымны хуплап торды.
Үз нәселенең тарихын ул бик яхшы белә. Аның әнисе ягыннан карт әбисе, Индукаева Надежда Павловна, Салтанак тирмәләрендә – әлегәчә юллар булмаган урында туган. Ул кулакларны талауны, Ленинград блокадасын кичерә һәм гомер буе укытучы булып эшли. Аның кызы Ольга Александровна гомерен рус теле һәм әдәбиятын укытуга багышлаган. Әтисе ягыннан барысы да хәрби хезмәт белән шөгыльләнгән, албаннарның Осман империясендә аерым роле булган.
– Хәзер авыр вакыт, үзеңне табу шактый кыен, – дип саный егет. – Һәркем үзен эксперт дип саный һәм үз концепциясен тәкъдим итә. Әмма мин сынаулар һәм хаталар аша үзем өчен барысын да үзем хәл иттем. Шактый консерватив тәрбия алган кеше буларак, акча өчен генә эшләү, мине канәгатьләндерми. Нәтиҗәдә, мин үземә ошаган тарих өлкәсендә белем алдым һәм консенсуска килдем. Бер яктан мин һөнәри эшчәнлегем белән шөгыльләнәчәкмен, икенче яктан җәмгыятькә ниндидер файда китерәчәкмен.
Тимур 18 яшенә кадәр Себердә яши. Төрки телләр өйрәнү мөмкинлеге, атасы ягыннан ата-бабалары белән кызыксынуы белән бәйле рәвештә, югары белем алу өчен Казанны сайлый. Ул төрек, босния, инглиз һәм немец телләрен белә. Татар телен яхшы аңлый. Ә инде хәзер югалып бара торган селькуп телен ата-бабаларына хөрмәт йөзеннән өйрәнә.
.jpg)
Фото: © Люция Сираҗиева / «Питрәч-информ»
Кайсы мәктәпкә эшкә барырга икәнен ул яздан ук – КФУның соңгы курсында укыганда ук, кайгыртып куйган. Лицей директоры белән уртак тел тапкан да, Көеккә килеп урнашкан. Гомумән, теләсә кайсы педагогка заманча җиһазлы яңа бинада эшләү ошыйдыр. Шәһәр бөкеләрендә утырмас өчен, мәктәп белән янәшәдә генә вакытлыча яшәр өчен фатир арендалаган.
Ул лицейда әле бер ай гына эшли. Тарих белән тирәнтен мавыккан Тимур Алаадинович темаларны балаларга тирәнрәк аңлатырга тели, ләкин дәреснең 40 минут кына булуы аркасында, җентекле әңгәмәләргә вакыт җитми. Моның нормаль хәл булуын да яшь укытучы яхшы аңлый, бала бит мәктәптә тарих фәнен генә укымый.
– Бу технологик лицей, һәм бала хаклы рәвештә “бу миңа нигә кирәк, мин бит математик” дип әйтә ала. Бу контекстта мин парталар артында утыручы балалар Гай Юлий Цезарьның салат һәм этләр өчен азык кына түгел, ә Рим империясендә тамырдан борылыш ясаган кеше, Наполеонның, торт кына түгел икәнлеген аңлап чыксыннар иде дип телим, – диде ул елмаеп.
Тимур Алаадинович беренче ел катлаулы, әмма нәтиҗәле булыр дип ышана. Аның яшьлеге балалар белән мөнәсәбәтләрдә үз ролен уйный, ул да алар белән бергәләп укый, укытучы булырга өйрәнә.
.jpg)
Фото: © Люция Сираҗиева / «Питрәч-информ»
– Минем дәресләр әле эталон түгел. Ләкин мин беркайчан да булса булды, булмаса юк, дип, “балалар, параграфны укыгыз, күчереп языгыз, ә мин аннары утырып, тикшереп, чәй эчеп, барысына да билге куярмын” дип кенә эшләмим.
Барысын да идеаль итеп оештыру өчен тәҗрибәм җитми. Бигрәк тә сыйныфта балалар саны бик күп булганда (алар 36), дисциплинар характердагы сораулар да еш туа. Әмма алга китеш бар инде. Башта бик кыен иде, ә хәзер кайбер дәресләр мин планлаштырганча ук уза. Тырышам, һәрвакыт дәресләрне ничек нәтиҗәлерәк үткәрергә икән дип уйлыйм. Мин табигатем буенча шундый кеше – фундаменталь һәм һәрвакыт эзләнүдә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia