Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Мәгариф

Кошлар безнең канатлы дусларыбыз

Кошлар файдасы турында һәркемгә билгеле. Алар төрле корткычларны юкка чыгаралар, шул рәвешле, авыл һәм урман хуҗалыгы хезмәткәрләренә ярдәм күрсәтәләр. Кошлар сайравына, сандугачлар һәм сыерчыклар чутылдавына күңел сөенә. Чөнки аларның тавышлары яз килүе турында хәбәр итә.

Көннәр җылына башлау белән күчмә кошлар туган якларына кайта. Алар безнең авылда калсын һәм питрәчлеләрне үзләренең сайраулары белән шатландырып торсын өчен, канатлы артистларны каршы алырга һәм яңа оялар урнаштырырга кирәк. Безнең район халкы бу турыда белә, шуңа күрә агачларда инде яңа сыерчык оялары барлыкка килә. Иске оялар төзекләндерелә, чүп-чардан арындырыла. Бу игелекле эшләр белән мәктәп укучылары, табигатьнең яшь дуслары шөгыльләнә.

Питрәч икенче мәктәбендә технология укытучысы Григорий Белугинның төгәл җитәкчелеге белән һәр язда уннан артык сыерчык оясы ясала.

- Без балаларны агач эшләре белән шөгыльләнергә, столяр, слесарь кораллары, төрле агач, металл һәм башка материллар белән эшләргә өйрәтеп кенә калмыйбыз, шулай ук табигать дөньясы белән аралашырга өйрәтәбез, безнең киңлекләрдә яшәүче кошларның гадәтләрен өйрәнәбез, - дип сөйли Григорий Николаевич, - кошлар өчен оялар ясаганнан соң, без аларны балалар белән бергә агачларга эләбез. Мәктәп территориясендә генә түгел, урманнарда да.

Шулай ук заказга ясыйбыз, мәсәлән, егерме данә Казанга җибәрдек, һәм тагын - безнең урманчылык белән хезмәттәшлек итәбез, аларга да сыерчык оялары ясыйбыз, алар безгә материаллар бирә, ә Яңа елга - ярдәм иткән өчен чыршы.

Әлбәттә, алар бер көн эчендә генә әзер булмыйлар. Башта материаллар әзерлибез, аларны киптерәбез, аннары гына барлык эш башлана.

- Безгә хезмәт дәресләре бик ошый, - диләр бишенче сыйныфта укучы Рамил Хәйруллин, Никита Антонов һәм Рамил Назиров, - монда без өйдә дә кирәк булачак кораллар белән эш итәргә өйрәнәбез. Хәзер инде без ышкы, пычкы, шуруповерт һәм башка кораллар белән эшли алабыз. Болар барысы да алдагы тормышта кирәк булачак, бәлки, безнең арада берәребез столяр булыр һәм кешеләрне матур әйберләр белән шатландырыр.

Сыерчык оялары ясау өчен без башта материаллар әзерлибез, аннары сызымнар сызабыз, аннары гына эшкә керешәбез. Башта алгы һәм арткы өлешләрен кисәбез, юныйбыз һәм ояның үзен җыябыз. Ике дәрес эчендә безнең кошлар өчен уңайлы һәм матур оялар килеп чыга. Без сыерчыклар ояда урын алгач, бик сөенәбез.

Без җылы якларга китми торган кошлар турында язын гына түгел, кышын да кайгыртабыз. Алар өчен җимлекләр әзерлибез, аларга даими рәвештә азык салып торабыз.

Балалар да шулай ук кошлар турында күп беләләр. Алар, бер-берсен бүлдереп, кошларның кешеләргә файдасы турында сөйләделәр.

Питрәч укучылары безнең канатлы күршеләребез турында менә шулай кайгырта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса