Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

“Кояшкай”да талантлар ачыла

Иртәгә мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Тәрбиячеләр көнендә балаларыбызны кайгыртучылар, аларга дөньяны танырга өйрәтүчеләрне бәйрәмнәре белән котлыйбыз. Шундый тәрбиячеләрнең берсе Нәзирә Газимова да мөһим эш башкара. Ул "Кояшкай" бакчасында тәрбияләнүче 164 балага татар теле өйрәтә.

Нәзирә Әхмәтовна тәҗрибәле педагог. Киләсе елда аның "Кояшкай" балалар бакчасында эшли башлавына 30 ел була. 2013 елда ул "Татарстан Республикасының ел укытучысы" бәйгесе финалисты булды, быел район башлыгы Эдуард Дияров традицион укытучылар конференциясендә аңа Мактау грамотасы тапшырды. Нәзирә Әхмәтовна өчен медаль һәм дипломнар беренче урында тормый, аның өчен сабыйларның уку белән кызыксынулары аеруча мөһим. Шулай ук ата-аналарның балалары уңышларын күреп сөенүе, аларның рәхмәте әһәмиятле. "Кояшкай" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр чын-чынлап горурлана алалар. Алар "Питрәч йолдызчыгы", "Созвездие-Йолдызлык" бәйгеләрендә һәм башка иҗади чараларда осталыкларын күрсәтәләр.
Нәзирә Газимова үз эшен яратып башкара, ул һәр балага якын килеп, дәресләрен кызыклы, мавыктыргыч итеп алып барырга тырыша.
- Балалар дәресләрдә актив катнаша. Без бергәләп уйныйбыз, - ди тәрбияче. - Алар көндәлек тормыштагы хәлләрне татар телендә аңлатып бирәләр, алар белән әкиятләр, спектакльләр куябыз. Һәр баланың үз таланты бар. Сәләтсез балалар юк бездә. Баланың сәләтен ача белергә, аны үстерергә генә кирәк.
Нәзирә Газимованың яраткан шөгыльләре дә бар. Алар аңа балалар һәм ата-аналар белән уртак тел табарга булыша. Ул гомере буе психология белән кызыксынган. Күптән түгел генә Икътисад, идарә һәм хокук университетын тәмамлап, "Педагогика һәм психология" белгечлеге буенча диплом алган. Моннан тыш ул балаларны дару белән түгел, ә үз куллары белән җыйган үләннәр белән дәвалый.
- Безнең як бик бай, җылы вакытта төрле шифалы үләннәр җыеп калырга тырышам, - ди тәрбияче. Бу минем күптәнге шөгылем. Табигатьне, үләннәр, чәчәкләр җыярга, бүлмә гөлләре
үстерергә яратам. Тәрәзә төбендәге берсеннән-берсе матур фиалкалар аның сүзләрен раслый гына. Алар бүлмәгә ямь өстәп тора.
"Кояшкай" балалар бакчасында сабыйлар менә шулай тату яши, алар рәхәтләнеп татар телендә сөйләшергә өйрәнәләр.


Питрәч районында җиде яшькә кадәрге 63,3 процент бала мәктәпкәчә белем ала. Бу 1289 бала.
Балалар бакчасына йөрү өчен 657 малай һәм кыз чиратта тора. Бу берничә айдан өч яшькә кадәрге балалар.
Балалар бакчаларына йөрергә теләүчеләрне урыннар белән тәэмин итү өчен тиздән Осиново бистәсендә балалар бакчасы төзү планлаштырыла. Анда якынча 120 бала йөри алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса