Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Ленино-Кокушкино мәктәбе директоры Ирина Шаронова “Татарстан Республикасының атказанган укытучысы” исеменә лаек булды

Быел Ирина Викторовнаның район мәгариф системасында эшләвенә 37 ел була

АГРОНОМ, АННАРЫ ТӨЗҮЧЕ БУЛЫРГА ТЕЛӘГӘН

Барлык укытучылар да кайчандыр үзләре мәктәп укучылары булганнар. Ирина Викторовна бу чор белән бәйле җылы истәлекләрен күңелендә саклый. Ул Югары Ослан районы Гребени дигән кечкенә авылда туган. Мәктәпкә укырга алты километр ераклыкта урнашкан Шеланга авылына йөргән. Ул вакытта мәктәпкә транспортта илтү булмаган, шуңа күрә көн саен җәяү йөрергә туры килгән. Хәзерге вакыт булса телефоннан социаль челтәрләрдә яңалыклар карыйкарый барыр иде, ә ул вакытта алар булмаган. Балалар мәктәпкә киләчәккә планнары турында сөйләшә-сөйләшә барганнар.

Ирина активист, комсорг, редколлегия җитәкчесе була, ул барлык фәннәр буенча диярлек бик яхшы билгеләргә укый, олимпиадаларда катнаша. Педагоглар, аның тырышлыгын һәм сәләтен күреп, һәрьяклап ярдәм итәләр.

Рус теле һәм әдәбияты укытучысы Владимир Максимов аның иншаларны шигъри юллар белән язуына да каршы килмәгән. Киресенчә, аны гадәти булмаганлыгы өчен мактаган гына. Гуманитар фәннәрне яратуына карамастан, ул башта агроном булырга теләгән. Моңа “Свадьба с приданым” совет фильмы йогынты ясый. Аннары төзелеш өлкәсенә күчә, хәтта өстәмә сызым дәресләренә йөри. Ләкин ахыр чиктә инглиз теле укытучысы Анатолий Павлюхин Иринаның әтисенә кызын педагогия институтына чит телләр факультетына бирергә киңәш итә. Һәм шулай эшлиләр дә. 

Чыгарылыш укучысын Казанга юллама буенча җибәрәләр, ягъни укуын тәмамлаганнан соң ул кире кайтырга һәм үз мәктәбендә эшләргә тиеш була. Диплом алгач, Ирина үз районына кайта, ләкин аңа ерактагы кечкенә мәктәптә вакансия тәкъдим итәләр. Яшь педагог мондый уңайсызлыкларга ризалашмый һәм Мәгариф министрлыгына бара, аннан аны Питрәч районына эшкә билгелиләр. Монда килгәч, ул директорлар киңәшмәсенә эләгә, анда аның янына Пановка мәктәбе директоры Зинаида Ивановна килә һәм аны тулай торакта бүлмә биреп, инглиз һәм немец телләре укытучысы итеп урнаштырырга тәкъдим итә. Ирина шунда ук ризалаша.

– Иң беренче дәресемне бирергә кергәндә дулкынланудан  хәтта немец теле алфавитын оныттым, ул дәрес тугызынчы сыйныф укучылары белән иде. Аннары дәреслекне ачып, алфавитка күз салдым, һәм барысы да искә төште, – диде елмаеп Ирина Викторовна. –  Әлбәттә, башта  куркытты, аннары барысы да җайланды. Авылда төзәтү колониясе урнашканлыктан, бездә хәрбиләрнең балалары күп иде. Аларда укуга кызыксынучанлык көчле иде, аларны укырга өндәп торасы булмады. Әлбәттә, хулиганраклары да бар иде, шулай да алар дәресләр алып барырга комачауламадылар, әмма аңа әзерләнмәскә мөмкиннәр иде. Без укучылар белән инглиз теленнән олимпиадаларга бардык һәм призлы урыннар яуладык. Минем ярдәмем белән педагогия институтын чит телләр буенча тәмамлаучылар да бар, – дип сөйләде укытучы.

Ул Пановкада 1986 елдан 2007 елга кадәр эшли: башта укыта, соңрак директор урынбасары була, бер вакыт үзе мәктәп белән җитәкчелек итә.


“БЕЗДӘ УКЫТУЧЫЛАР КОМАНДАСЫ БИК КӨЧЛЕ”


Ленино-Кокушкино мәктәбендә Ирина Викторовна инде 16 ел директор булып тора. Тәҗрибә туплануга карамастан, бу мәктәптә барысы да катлаулырак булды: монда укучылар өч тапкыр, педагогик состав ике тапкыр артыграк. Ләкин ул үзенә йөкләнгән җаваплылыкны башкарып чыга. Бүген ЛениноКокушкино мәктәбе район буенча гына түгел, ә аннан читтә дә үрнәк  һәм уңышлы эшләүче мәктәпләрнең берсе булып тора. Стажировкага аларга Ханты-Мансийскидан, Ямал-Ненец округыннан коллегалары килә.

– Бездә яхшы һәм көчле администрация һәм укытучылар командасы барлыкка килде. Алар мәктәп укучыларын БДИга әзерләүгә күп көч куялар. Мәсәлән, рус теле һәм әдәбияты укытучысы Лариса Николаевнаның дүрт укучысы имтиханны 97 баллга тапшырды. Юлия Владимировна бер укучыны әдәбият буенча имтиханны 96 баллга тапшырырлык итеп  әзерләде. Шулай ук математиклар, биологлар да бик югары күрсәткечләр күрсәтә. Без аларның тәҗрибәсен бу стажировкаларда күрсәтәбез, – дип аңлатты директор.

Аның фикеренчә, аларның уңышының сере шунда, мәктәп балалар һәм укытучылар өчен барлык белем бирү конкурсларында катнаша, үзен күрсәтә һәм башкалардан үрнәк ала.  Елына 60-100 конкурска гариза бирәләр. Шуларның берсендә 2018 елда миллион сум акча отып, аны педагогларны укытуга тотканнар. 2022 елда җиңеп биш йөз мең сум акча отканнар һәм мәктәп каршындагы театр өчен халык костюмнары, туган телләр кабинетларына яңа җиһазлар сатып алганнар.

Ирина Викторовнаның эш көне иртәнге сәгать дүрттә башлана, бу вакытта аңа балаларны мәктәпкә йөртүче автобусның ватылуы яки һава шартлары аркасында чыга алмавы турында хәбәр итәләр.

– Бүген минем сәгать биштә ата-аналар җыелышы. Димәк, мин җидедә генә өйгә кайтачакмын. Өйдә иремне соң кайтам дип кисәттем, ә ул: “Ә синең кайчан иртә кайтканың бар?”–  диде шаяртып. Ул миңа бик булыша, кичке аш әзерли, кайвакыт ерак шәһәрләргә семинарларга алып бара, – диде Ирина Викторовна.

Ире белән бергә алар Пановка авылында яшиләр. Пар бер ул тәрбияләп үстергән, ул әтисе кебек хәрби һөнәрен сайлаган. Оныклары бар, аңа хәзер ике яшь.  

Ирина Викторовна майлы пастель яки акварель белән рәсем ясарга ярата. Үз картиналарында  еш кына табигатьне сурәтли. Гадәти булмаган нәрсәләрне күреп, аны киндергә яки кәгазьгә төшерә. Күптән түгел ул буадагы суда агач шәүләсен фотога төшереп алган. Тиздән ул аны ясаячак.

 

Педагогның юлы шактый катлаулы. Укучылар төрле була, аларның һәркайсы белән уртак тел таба белергә кирәк. Моннан тыш, педагоглар, ата-аналар белән элемтәне җайларга. Элек ата-аналар һәрвакыт, укытучы хаклы, дип әйтәләр иде. Хәзер алар башкачарак уйлый. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса