Мәгариф министрлыгы башлангыч сыйныфлар өчен сәгатьләр санын раслады
Кагыйдә 5 һәм 6 көнлек уку атналарына кагыла.
Россия Мәгариф министрлыгы яңа уку елы башыннан башлангыч сыйныф укучыларының атнаcына ничә сәгать белем үзләштерә алачагын билгеләде. РИА Новости агентлыгы танышкан әлеге документ I-IV сыйныф укучылары өчен атналык йөкләнешне билгели.
Документ нигезендә, 2025 елның 1 сентябреннән I сыйныф укучылары атнасына 20-21 сәгать укыячак. II, III һәм IV сыйныфлар өчен атналык йөкләнеш күләме, федераль уку планының сайланган вариантына карап, 23 сәгатьтән 26 сәгатькә кадәр тәшкил итәчәк.
Шулай ук документта ачыклык кертелгәнчә, башлангыч сыйныфларда – дүрт уку елында – уку сәгатьләренең гомуми саны 2 966дан 3 305кә кадәр булырга тиеш. Бу кагыйдә 5 һәм 6 көнлек уку атналарына кагыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа