Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Питрәч балалар бакчасында Бөтенроссия семинары узды

Анда илнең төрле төбәкләреннән 67 мәгариф хезмәткәре катнашты.

Бу мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә ата-аналар белән эшләүгә зур игътибар бирелә, балаларның әтиләре дә,  әниләре тәрбия-белем бирү процессында актив катнашалар. 
 
Бу балалар бакчасы базасында шулай ук балалары бакчага йөрмәүче ата-аналарга консультацияләр бирү үзәге уңышлы эшли.

– Безнең үзәк елына 1200 консультация үткәрә. Без Царево, Богородск кебек зур торак пунктларга барабыз, безгә бөтен районнан ата-аналар килә, кайбер дәресләр дистанцион рәвештә дә үткәрелә, –  дип сөйләде Елена Миронова. 

Күптән түгел балалар бакчасының педагог-психологы Мария Никифорова Бөтенроссия ата-аналар мәгарифе үзәге конкурсында призер булды. Бу “Ата-аналарга консультатив ярдәм һәм гаиләдә тәрбия потенциалын оештыру өчен педагогик компетентлык һәм мәгариф киңлеген үстерү” Бөтенроссия семинарын үткәрү өчен стимул булды. 

Семинарда илнең төрле төбәкләреннән 67 мәгариф хезмәткәре катнашты. 

– Без кунакларыбыз өчен балалар бакчасы буйлап экскурсия үткәрдек, ата-аналар белән эш алып барыла торган махсус биналарны күрсәттек, – дип билгеләп үтте Елена Ивановна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса