Питрәч беренче мәктәбендә «Строй һәм җыр смотры» конкурсы узды
Чараны ачу тантанасы “Үлемсез полк” узу белән башланды

Питрәч беренче мәктәбендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган “Строй һәм җыр смотры” конкурсы узды. Чараны ачу тантанасы “Үлемсез полк” узу белән башланды: беренче сыйныф укучылары, фронтовик геройларга хөрмәт йөзеннән, бабаларының портретларын күтәреп, сафтан үттеләр. Аннан соң икенче сыйныфтан сигезенче сыйныфка кадәр укучылар чыгыш ясады.
Малайлар строй адымнары белән марш атладылар һәм сугыш җырларын башкардылар. Мәктәп укучыларының күкрәкләрендә георгий тасмалары, ә кайберләренең башларында Кызыл йолдызлы пилоткалар. Тамашачылар моряклар строен да, солдат формасындагы малайларны да күрә алдылар.
Конкурс йомгаклары буенча һәр сыйныф катнашучы дипломы алды. Шулай ук жюри беренче, икенче һәм өченче урыннар өчен дипломнар тапшырды. Иң яхшы сыйныф итеп 2 “Б” танылды. Аңа күчмә смотр кубогын тапшырдылар, ул ел дәвамында 7 “В” сыйныфында булган.
– Без бүген “Солдаты в путь” җыры белән марш атладык, – ди җиңүчеләрнең командиры Аким Маньков. – Озак өйрәндек, әзерләндек. Бик дулкынландыргыч булды, беренче тапкыр командир идем. Ләкин мин булдырдым.
Директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары Екатерина Ефремова катнашучыларны нинди критерийлар буенча бәяләүләрен аңлатты:
– Строй гына түгел, экипировка да, Бөек Ватан сугышына багышланган чараларда активлык исәпкә алына.
Конкурсны беренче тапкыр узган ел оештырдык, хәзер икенче тапкыр һәм аны еллык традициягә әйләндердек.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia