Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Питрәч чыгарылыш сыйныф укучылары хәзер көмеш медаль ала алачак

Алдагы елларда бер генә медаль бирелә иде – “Укуда аерым уңышлар өчен”.

Чыгарылыш сыйныф укучылары хәзер көмеш медаль ала алачак. Аны мәктәпне ике “яхшы” һәм калганнары “бик яхшы” билгеләре белән тәмамлаган укучыларга тапшыралар. 

– Быел 96 укучы БДИ тапшырды, шуларның 31е 80 һәм аннан да күбрәк балл җыйды. Иң күп балл җыючылар – Питрәчнең икенче һәм беренче мәктәпләрендә. 12 чыгарылыш укучысы мәктәпне медальгә тәмамлады. Питрәчнең беренче мәктәбен тәмамлаган бер укучы аны раслый алмады, кирәкле санда балл җыймады. Барлык укучылар да урта белем турында аттестат алдылар, – дип сөйләде мәгариф бүлеге башлыгы Марина Харитонова.

БДИ тапшыру өчен иң популяр фәннәр, узган еллардагы кебек үк, җәмгыять белеме, профильле математика һәм физика. Быел 533 тугызынчы сыйныф укучысы төп дәүләт имтиханы тапшырды. Бары тик бер генә укучы аттестат ала алмаган. Питрәч икенче мәктәбе укучысы өч фән буенча имтихан тапшырмаган – рус теле, математика һәм география. Ул сентябрьнең өстәмә чорында имтихан тапшырачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса