Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Мәгариф

Питрәч яшьләре нинди югары уку йортларын һәм һөнәрләрне сайлый

Исемнәре уңыш синонимы булган кешеләрнең кайда һәм ничек укуларын белештек.

25 гыйнвар – Россия студентлары көне – зур өметләр һәм яңа башлангычлар бәйрәме. БДИдан соң һәр җәй районыбыз мәктәпләрен тәмамлаучылар, дәүләт имтиханнарыннан абсолют нәтиҗәләргә тапшыручылар турында сөйлибез.

Көектән МДУ студенты инженерлыкка укый

Июньдә Көектәге “Алгоритм” технологик лицеен тәмамлаган Артем Хафизов химиянең мәктәп предметыннан ничек мавыктыргыч фәнгә әверелүе турында сөйләде.

Аның хыялы башкаланың югары уку йортларының берсендә химия технологияләрен өйрәнү була. Хыялы тормышка ашкан, хәзер ул – илнең иң абруйлы уку йортларының берсе – М.В.Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының фундаменталь физика-химия инженериясе факультеты студенты.

Артем сүзләренчә, монда укырга керү - лицейда һәм онлайн-мәктәптә тырышып әзерләнү нәтиҗәсе. Гаризаны ул Дәүләт хезмәтләре порталы аша җибәргән, укырга керүе турында, МДУның кабул итү комиссиясеннән шалтыратып хәбәр итәләр. Студент тормышы көнкүреш сынауларыннан башланган:

– Яңа кешеләр, тулай торактагы кечкенә бүлмә, мөстәкыйльлек һәм үзеңне үзең кайгырту, – дип билгеләп үтә студент тормышындагы яңа этап билгеләрен.

Уку алга бара. Кышкы сессиянең ике имтиханы бирелгән: неорганик химия һәм математик анализ икесе дә “дүрт”кә тапшырылган. Хәзер аналитик геометриягә әзерлек бара.

Артемга студент тормышы ошый:

– Элеккегә караганда кызыграк, мавыктыргычрак!

3300 сум стипендия – күңелле бонус кына, төп ярдәмне әти-әнисе күрсәтә. Укытучылар арасында ул математик анализ, тарих фәне лекторларын һәм физкультура алып баручыларны билгели, анда балалар мавыгып волейбол уйныйлар. Укудан алган тәэсирләре инде аңа чагыштырырга мөмкинлек бирә:

– Университетта тарихи даталарга түгел, ә тарихи процесска күбрәк игътибар бирергә кирәк.


Кощактан КДМУ студенткалары стоматологка укый

Бер ел элек Кощак авылыннан игезәк кызлар Зөләйха һәм Зәйнәп Харисовалар химиядән 100 һәм 99 балл җыеп, барысын да таң калдырдылар.

Аларның тарихы – гаҗәеп дисциплина үрнәге, көненә 12-14 сәгать әзерлек елы искиткеч нәтиҗә биргән. Ул чакта Зөләйха: “Кешеләрне дәвалыйсым килә!” дигән иде. Һәм бүген алар икесе дә Казан дәүләт медицина университетының стоматология факультеты студентлары.

Кызлар КФУ клиникасыннан юллама буенча белем алуны сайлаганнар.

– Без башта ук шундый уку ысулын сайладык, – дип сөйли Зөләйха. – “Работа в России” порталында вариантлар эзләдек, кайда нинди баллар буенча узуыбызны карадык.

Мондый сайлау югары уку йортына юллама гына түгел, киләчәктә эшкә урнашуга ышаныч та бирә. Кызларның бу һөнәрне сайлавы очраклы түгел: аларның гаиләсендә – тулы бер стоматологлар династиясе: туган абый, апалары, туганнан туган абый, апалары врачлар. Зөләйха әйтүенчә, уку алар уйлаганча ук катлаулы түгел. БДИга әзерлек барышында алган тирән белемнәр беренче курсны җиңеләйткән. Инде беренче имтихан артта калган – биология, аны икесе дә “бик яхшыга” тапшырганнар. Әлегә иң катлаулы предмет – анатомия. Игезәкләр өйдәге кебек, тулай торакта бер бүлмәдә бергә яшиләр, ә ял көннәрендә Кощакка әти-әниләре янына кайталар.

– Гомумән, без аннан беркая да китмәгән кебек, – диләр елмаеп. 


Питрәчтән КФУ студенты юристлыкка укый

Питрәч икенче мәктәбен тәмамлаган Виктория Галкина өчен Татарстанның төп югары уку йортына керү планы төгәл үтәлгән. Бүген ул Казан федераль университетының юридик факультетында өченче курс студенты. Аның юлы тарих буенча БДИда 100 баллы искиткеч нәтиҗәдән башлана.

Башка югары билгеләрне һәм алтын медальне исәпкә алып, суммар балл 279ны тәшкил итә, ә СВО катнашучысының кызы булганга ташлама өстәмә ышаныч бирә. Виктория үзе кабул итүнең сизелмичә дә җиңел узуын таный.

– Студент булуымны аңламый да калдым, – ди ул. – Мәктәптән университетка күчү кискен булды. Беренче вакытта чыннан да авыр булды. Биредә уку бөтенләй башка: зур күләмле лекцияләрне язырга өлгереп булмый. Ләкин барысына да акрынлап күнегәсең, үз ритмыңны булдырасың.

Мәктәптә тарихка булган мәхәббәт хокукый предметларга кызыксынуга әверелде, ул семестрдан семестрга үзгәрә. Әгәр узган елда аны барыннан да бигрәк гражданлык хокукы кызыксындырса, быел – җинаять хокукы.

– Бу башваткыч кебек, аны законга таянып чишәргә кирәк, – дип аңлата юридик факультет студенткасы.

Ул реаль мәсьәләләрне хәл итү өчен белемнәрне куллану мөмкинлекләрен эзли. Юридик клиникада тәҗрибә алырга өлгергән инде, анда студентлар укытучылар җитәкчелегендә клиентларга консультация бирә. Инде Казан прокуратурасында һәм адвокатлар палатасында практикада булганнар, суд утырышларында катнашканнар, гражданнарның шикаятьләре белән эшләгәннәр.

Виктория тотрыклы рәвештә яхшы укый, “4” һәм “5”кә, бу югары стипендия алырга мөмкинлек бирә.

– “Бик яхшы” билгесе өчен биш мең сум. Сумма, әлбәттә, символик, әмма синең тырышлыгың хупланса, күңелле, – ди студент кыз елмаеп.

Булачак абитуриентларга ул алга таба кыюрак карарга киңәш итә.

– Шуны аңлау мөһим, студент тормышы – яңа этап, һәм ул мәктәп тормышыннан бик нык аерыла. Үз максатыңа барырга курыкмаска кирәк, ләкин тынычланырга да ярамый. Бәлки уңыш елмаер, дип йөрү яхшы стратегия түгел, – ди ул.

Виктория сессиягә әзерләнгәндә дә бу кагыйдәгә таяна. Группадашлар имтиханнарга төрлечә киләләр. Кемдер сайлап кына берничә билет өйрәнә һәм уңышка өметләнә. Виктория исә барысын да акрынлап, алдан өйрәнергә тырыша. Ул имтихан алдыннан университетка көч җыеп килү өчен үзенә ял бирә. 


Көек авылыннан КФУ студенткасы тәрҗемәчегә укый

Казан федераль университетының беренче курсыннан Полина Никонова мәктәптән үк тормышын телләр белән бәйләргә хыяллана.

Ул – булачак тәрҗемәче: нигездә инглиз телен үзләштерә, ә икенче семестрдан аңа Кытай теле дә өстәләчәк. Үзенең беренче җитди уку чиген узган инде – кышкы сессияне япкан.

– Кыска вакыт эчендә зур күләмдә мәгълүмат белән эшләргә туры килә. Кайвакыт өйрәнергә генә түгел, ә чын мәгънәсендә ятларга кирәк. Кайвакыт төннәр буе йокламыйм, – ди кыз.

Ләкин нагрузка зур булуга карамастан, Полина уңышлы һәм бик яхшы укый. Ярдәмне ул укуда гына түгел, үз группасында да сизә. Хәзер аның группадашы булган мәктәп дусты Камила белән бергә аларга яңа тормышка җайлашу җиңелрәк.

– Сүз уңаеннан, укытучылар белән безнең элемтәләр бик яхшы. Алар барысы да игелекле, игътибарлы, алар безнең белән бер дулкында. Лекцияләргә дә, практикаларга да йөрергә кызык.

Хәзер инде Полина бер ел элек кенә БДИ өчен бик нык борчылуының юкка булуын аңлый.

– Безгә бу бик катлаулы сынау булып тоелды. Әйе, бу җиңел түгел, әмма хәзер мин ул чакта юкка борчылуымны аңлыйм. Хәзер ул чорны елмаеп искә төшерәм. Бигрәк тә җылы истәлекләр – чыгарылыш, мәктәп вальсы турында.

Бюджет бүлегенә керергә Полинага югары баллар ярдәм иткән, алар арасында иң югарысы рус әдәбияты буенча.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса