Питрәч икенче мәктәбендә «Халыклар дуслыгы» фестивале узды
Укучылар милли костюмнар киеп чыгыш ясадылар, милли ризыклар тәкъдим иттеләр, җырладылар һәм биеделәр
Питрәч икенче мәктәбендә “Халыклар дуслыгы” фестивале узды. Башлангыч сыйныф укучылары сәхнәдә милли костюмнар киеп чыгыш ясадылар, милли ризыклар тәкъдим иттеләр, җырладылар һәм биеделәр. Татарлар, руслар һәм керәшеннәр арасында районыбыз өчен сирәк очрый торган милләтләр белән дә танышу булды.
Дүртенче сыйныфтан Әминә Мирбекова әти-әнисенең туган җире Кыргызстан турында сөйләде. Кызлары сүзләренә караганда, алар Татарстанга табиблыкка укырга килгән һәм монда калырга карар кылган. Әминә үзе белән яраткан милли ризыгын – боорсок алып килгән.
– Ул эчлексез камыр ризыгы, үсемлек маенда пешерелә. Туйларда, бәйрәмнәрдә һәм гаилә мәҗлесләрендә бирелә, – ди Әминә.
Кыз Кыргызстанда әбисе һәм бабасы янында кунакта була, кыргыз телен аңлый, әмма, әлегә сөйләшми. Фестивальгә ул милли бизәкләр белән кардиган киеп килгән, ә аның күпсанлы толымлап үрелгән чәчләрен милли аксессуар бизи.
Физкультура укытучысы Рөстәм Кабилҗанов сәхнәгә үзбәк костюмы чапан – җиңле озын сырган халат һәм түбәтәй киеп чыкты.
– 42 ел мин Үзбәкстанда, Ташкент янындагы шәһәрдә яшәдем. Язмыш мине Россиягә алып килде, һәм менә инде 16 ел мин бу мәктәптә эшлим, – дип билгеләп үтте ул.
Рөстәм Камалҗан улы районда үзбәк диаспорасы вәкиле. Чара мәктәптә Россия халыклары бердәмлеге елы ачылышы булды. Бу вакыйгага биредә үз проектын әзерләгәннәр – “Антискука” халык уеннары энциклопедиясен төзергә планлаштыралар.
– Без аны башлангыч сыйныф укучылары өчен чыгарырга телибез, – дип сөйләде тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Лилия Гатиатуллина. – Балалар тәнәфесләрдә телефоннарда утырмасын өчен, берберебезнең мәдәниятен ачып, төрле халыкларның уеннарын уйнаячакбыз. Шулай ук җәйге лагерьда бу уеннарны кулланачакбыз. Безнең мәктәптә төрле милләт балалары: руслар, татарлар, казах, кыргызлар, таҗиклар, азербайҗаннар укый, быел Вьетнамнан да бер кыз килде, – дип билгеләп үтә ул.
Икенче көнне шундый ук фестиваль югары сыйныф укучылары өчен дә узды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia