Питрәч мәктәпләрендә ОРВИ белән авыручы балалар саны артуы күзәтелә
Бу хакта районның матбугат хезмәте хәбәр итә
Питрәч районы мәгариф учреждениеләрендә ОРВИ белән авыручы балалар саны артуы күзәтелә.
Балалар бакчаларына 3940 бала йөри, шуларның хәзерге вакытта 253е авырый. Районның 17 мәктәбендә укучы 439 бала чирли, бу барлык укучыларның 4,6% тәшкил итә. Иң күп авыручылар Көек авылының «Алгоритм» технологик лицеенда, ике Питрәч мәктәбендә, «Прогресс» күппрофильле лицеенда («Царево») һәм Кощак мәктәбендә. Иске Шигали мәктәбенең бер сыйныфы карантинга җибәрелде.
Авыручылар саны югары булуы уку елы дәвамында күзәтелә. Шуңа бәйле рәвештә барлык мәгариф учреждениеләрендә керү фильтрлары көчәйтелгән, бүлмәләрне дымлы җыештыру планлаштырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа