Питрәч районы Кощак мәктәбенә «Белем бирүнең югары культурасы» билгесе бирелде
Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Питрәч районы Кощак мәктәбенә «Белем бирүнең югары культурасы» дигән мактау билгесе бирелде. Бу хакта «Белем бирү сыйфатын бәяләү» конференциясендә Рособрнадзор җитәкчесе Анзор Музаев хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, проект көчле һәм уңышлы мәктәпләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән, аларның тәҗрибәсе башка мәгариф учреждениеләренә дә файдалы булырга мөмкин.
«Без зур шәһәрләрнең алдынгы мәктәпләрен генә түгел, ә чикләнгән социаль-икътисади шартларда яхшы нәтиҗәләр күрсәтүче белем учакларын дә билгеләп үтәчәкбез. Объектив нәтиҗәләр күрсәтүче һәм моннан курыкмаучы мәктәпләр аерым билгеләп үтеләчәк», - дип ассызыклады Анзор Музаев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia