Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Мәгариф

Питрәч районы лицее Казанда Халыкара фестивальдә беренче урын алды

Коллективның чыгышын жюри иң яхшысы дип таныды

Фото: vk.com

Казан суворов хәрби училищесында «Ватан Геройларына хөрмәт һәм дан» дип аталган беренче Халыкара агитбригада фестивале узды. Ватан Геройлары көненә багышланган чарага Россиянең төрле төбәкләреннән һәм Беларусь Республикасыннан ике йөздән артык катнашучы һәм йөздән артык мәртәбәле кунак җыелды.

Фестивальнең конкурс программасында Татарстаннан 16 команда, шулай ук Беларусь, Башкортостан, Санкт-Петербург һәм Кырым коллективлары катнашты, алар үз эшләрен видеоформатта тәкъдим иттеләр. Казан, Лаеш, Питрәч районнары һәм республиканың башка муниципалитетларыннан агитбригадалар чыгыш ясады. Һәр чыгыш Ватан геройларының тарихның төрле чорларындагы батырлыклары турында иҗади хикәя булды.

Фестивальнең төп призеры булып Питрәч районы Көек авылыннан «Алгоритм» технологик лицее командасы танылды, алар беренче урын алдылар. Директор Лариса Глибина җитәкчелегендә лицей коллективы чыгыш әзерләде, аны жюри иң яхшысы дип таныды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса