Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Питрәч районы мәктәпләрен быел 150 укучы тәмамлады

Аларның барысы өчен дә чыгарылыш кичәләре узды

(Сулдан уңга) көмеш медаль ияләре Кира Ларина, Дарья Афонина, Юлия Филиппова, Эльза Мяскинова, Булат Идрисов, Данис Валетдинов, Руслан Мөхәрләмов. Аларга район башлыгы урынбасары Венера Игнатьева махсус билге тапшырды. / Автор фотосы

Питрәч мәдәният йортында район үзәгенең ике мәктәбе өчен чыгарылыш балы оештырылды. Монда 52 чыгарылыш укучысы, 23 медаль иясе, шуларның 16сы – алтын. Чыгарылыш кичәсенә нинди киемнән барырга? 11 нче сыйныфны тәмамлаучылар алдына шундый сорау килеп баса, чөнки һәр кызның матур буласы килә, бигрәк тә шундый мөһим көнне. Күпме фото, күпме видео төшереләчәк! Бу юлы ак, кара, кызыл, зәңгәр төстәге киемнәр популяр иде.

– Образны озак һәм бик җентекләп сайладым. Башкалардан аерылып торырга теләдем, шуңа күрә мин кызыл күлмәк кидем, аны заказ буенча тектердем, – диде беренче мәктәптән Иделия Гайнетдинова.

Ул Казан медицина университетына укырга керергә, әнисе – Чыты авылы ФАП фельдшеры Айгөл Дамировна кебек медицина хезмәткәре булырга хыяллана. Егетләр кара классик костюмнардан, ак күлмәктән, үзләрен джентельменнарча тоттылар, сыйныфташларын кулларыннан тотып озата баралар, бииләр. Чыгарылыш кичәсе - ул бөтенләйгә саубуллашу дигән сүз дә түгел, чөнки күпләр таралышмаска, ә очрашып, аралашып йөрергә дип өметләнәләр.

– Безнең класс дус, барысы да диярлек бер шәһәрдә укыячак, шуңа күрә дуслыкны дәвам итәрбез дип уйлыйм, – ди икенче мәктәптән яхшы билгеләргә укыган Леонид Петрушин.

Ул документларын биш югары уку йортына тапшырачак, әмма Казан инновацион университетына өстенлек бирә. Юрист булырга тели. Балалар бәхеттән, шатлыктан балкып торалар, һәм алар үзләрен якты киләчәк көтүенә ышаналар.

– Бүген минем белән гаиләм: әнием, әтием, сеңлем, әбием. Алда яңа тормыш, яңа кешеләр, яңа маҗаралар, – диде елмаеп икенче мәктәптән Дарья Назарова.

Сәхнәдә алар өчен уку йортлары директорларыннан, укытучылардан, район җитәкчелегеннән котлау сүзләре яңгырады. Район башлыгы урынбасары Венера Игнатьева билгеләп үткәнчә, БДИны барысы да уңышлы тапшырды, шуңа күрә бу көн чыннан да шатлыклы.

– Сезнең өчен яңа этап башлана. Мин сезнең сайлаган һөнәрегездә булуыгызны телим. Ләкин беркайчан да онытмагыз, әгәр дә сез хыялланганча ук барып чыкмаса, бу тормышта барысын да төзәтеп була. Барысы да үзегездән тора, – диде Венера Алексеевна.

Ата-аналар улларын һәм кызларын яратуларын белдереп язылган ак футболка киеп чыгыш ясадылар. Шулай ук әтиәниләре, абыйлары һәм апалары чыгарылыш укучыларына аттестатлар тапшыру тантанасында чәчәкләр һәм йомшак уенчыклар бүләк итәргә ашыкты.

Районда 27 укучы мәктәпне алтын медаль, 11 укучы көмеш медаль белән тәмамлады. 74е БДИны югары баллга, 2се йөз баллга тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса