Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Питрәч районы мәктәпләрендә быел 12 яшь педагог эшли башлаячак

Максатчан юллама буенча Казан федераль университетында булачак сигез педагог белем алачак.

Мәктәп укучылары профильле белемне биш юнәлеш буенча алачак: социаль-икътисади, табигый-фәнни, технологик, гуманитар һәм универсаль профиль.

– Чыгарылыш сыйныф укучыларының 83 проценты мәктәптә профильле белем бирүгә туры килә торган югары уку йортларын һәм урта һөнәри белем бирү йортларын сайлый. Бу профильнең дөрес сайлануын раслый, югары сыйныф укучылары аеруча да социаль-икътисадый һәм технологик профильләргә өстенлек бирә, – дип ассызыклады мәгариф бүлеге җитәкчесе.

2022 елдан район педагогик сыйныфлар системасын үстерүнең төбәк проектында катнаша. Узган уку елында шундый өч класс ачылды, ә быел алар 12 булачак. Алар Ленино-Кокушкино, Питрәчнең беренче һәм икенче, Богородск, Кощак, Колай мәктәпләрендә, Көекнең “Алгоритм” технология лицеенда һәм Цареводагы “Прогресс” күп профильле лицеенда эшләячәк.

Максатчан юллама буенча Казан федераль университетында булачак сигез педагог белем алачак. Быел район мәктәпләрендә 12 яшь педагог эшли башлаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса