Питрәч районы тәрбиячеләре республика конкурсында җиңделәр
Быел конкурска 300 гариза кабул ителгән
Биектау районы мәгариф бүлеге Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте һәм Ямаширмәнең «Йолдыз» балалар бакчасы белән берлектә «Иң милли тәрбияче-2026» республика конкурсы үткәрде. Быел конкурска 300 гариза кабул ителгән, шуларның 23е финалга чыккан.
Җиңүчеләр арасында - «Үсенте» балалар бакчасы тәрбиячесе Айзилә Мифтахова. Ул «Милли колоритлы уен» һәм «Татарча дидактик уен» номинацияләрендә 1 урынны алды.
Шулай ук «Иң яхшы милли бәйрәм» номинациясендә 1 урынны Питрәч районы Шәле «Тургай» балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлназ Рәхмәтуллина алды.
Бу казанышлар тәрбиячеләрнең туган телне һәм мәдәниятне саклау һәм үстерү өлкәсендәге эшенең мөһимлеген һәм әһәмиятен ассызыклый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia