Питрәч районы укучылары өчен патриотик темага мавыктыргыч дәресләр оештырылды
Чара сугыш чоры әйберләре күргәзмәсеннән башланып, сәхнәдә рәсми ачылыш белән дәвам итте.
Фото: © Люция Сираҗиева / «Питрәч-информ»
Ленино-Кокушкинода “Россиянең тугры уллары” яшьләр патриотик форумы узды. Аңа районның 10 мәгариф учреждениесеннән 250 укучы кушылды.
Чара сугыш чоры әйберләре күргәзмәсеннән башланып, сәхнәдә рәсми ачылыш белән дәвам итте. Төп өлештә мавыктыргыч мастер-класслар һәм тренинглар булды, аларны профессиональ спикерлар белән беррәттән Питрәчнең актив яшьләре – Казан югары уку йортлары студентлары Саимә Шаһиәхмәтова һәм Павел Пушков алып барды. Кызны “Росмолодежь” грант конкурсы һәм “Кадровый резерв” республика конкурсы җиңүчесе, егетне хәрбигамәли дисциплиналар буенча Бөтенроссия һәм Республика ярышларында җиңүче һәм “БПЛА пилотлары академиясе: киләчәк операторлары” сертификаты иясе буларак тәкъдим иттеләр.
– Без Яшел Үзән районына өч көнлек курсларга бардык, анда безне пилотсыз очу аппаратлары белән идарә итәргә өйрәттеләр, прототиплар күрсәттеләр, – дип аңлатты Павел, ничек сертификат алуы турында. Форумда алган белемнәрен балалар белән уртаклашты.
Павел Энергетика институтының икенче курсында укый. Ял көннәрендә, каникулларда һәм укудан буш башка вакытта “Форпост” үзәгенә ярдәм итә, кечерәк балалар өчен ату тирында дәресләр алып бара.
Ә Саимә җитәкчелегендәге мастер-класс “Артпатриотизм” дип аталды.
– Һәр командага билгеле бер тематика бирелгән: Бөек Ватан сугышы, космос, Россия флорасы һәм фаунасы, шәһәрләр һәм казанышлар. Катнашучыларның бурычы – бу темаларны өстәл уены ярдәмендә ачу, – дип аңлатты ул. Кыз мондый формада балалар мәгълүматны күпкә яхшырак үзләштерәчәгенә ышана.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы коткаручысы Булат Бикчурин секциясе дә кызыклы булды. Ул үзләренең зыян күрүчеләргә ничек беренче ярдәм күрсәтүләрен күрсәтте, һәрвакыт ярдәм итәргә тырышырга кирәкме, бу зыян күрүченең сәламәтлегенә тагын да күбрәк зыян китермәсме, дигән сорауга җавап бирде. Басып, карап торуга караганда, нәрсәдер эшләргә тырышу яхшырак, диде.
Шәле мәктәбеннән 14 укучы килде, шуларның берсе – Диләрә Хәйруллина. Ул форумның төп нияте үсеп килүче буынның үз геройларын-якташларын белүендә дип саный. Барыннан да бигрәк ул Бөек Ватан сугышында катнашкан Советлар Союзы Герое Петр Гаврилов турында күп ишеткән. Бу аңлашыла да, Әлбәдендә популяр хәрбипатриотик фестиваль нәкъ менә аңа багышланган.
Укучыларны форумда катнашулары өчен сертификатлар белән бүләкләделәр. Аны ел саен оештыралар, быел ул өченче тапкыр узды. Алдагы еллардагы очрашулардан аермалы буларак, монда катнашучылар саны артты һәм тагын да баетылган мәдәни һәм танып белү программалары оештырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа