Питрәч районында 340 урынлык балалар бакчасы төзеләчәк
Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.
Быел «Яшьләр һәм балалар» һәм «Гаилә» илкүләм проектлары буенча Татарстанда ике мәктәп һәм ике балалар бакчасы төзеләчәк.
Яр Чаллының «Мәләкәс аръягы» микрорайонында һәм Казанның «Лето» торак комплексында 1224 урынга исәпләнгән мәктәпләр барлыкка киләчәк. 340 урынлык балалар бакчасын Питрәч районы Көек авылында һәм 260 урынлык балалар бакчасын Татарстанның Зеленодольск районының Октябрьский поселогында төзиячәкләр, дип сөйләде республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы Илсур Һадиуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа