Питрәч яңалыклары

"Алга" газетасы - Питрәч районы

16+
Рус Тат
Мәгариф

Питрәч районында 82 укучы юннатлар сафына басты

Бу хакта ТР Экология министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр

Питрәч районы Яңа Шигали авылында Советлар Союзы Герое Г.К. Камалеев исемендәге лицейда укучыларны юннатлыкка багышлау тантанасы узды.

Балаларны экология министрлыгының Минераль-чимал һәм су ресурслары идарәсе башлыгы Наил Назаров, экологик агарту бүлегенең әйдәп баручы белгече Гүзәл Идрисова һәм Рус география җәмгыятенең Татарстандагы яшьләр бүлеге җитәкчесе Рөстәм Фәрхуллин сәламләде.

Ведомство хезмәткәрләре яшь экологларга үгет-нәсыйхәт сүзләре белән мөрәҗәгать иттеләр һәм туган як табигатен өйрәнүдә, саклауда уңышлар теләделәр. Бу көнне яшь натуралистлар сафына 82 мәктәп укучысы — булачак әйләнә-тирә мохитне саклаучылар һәм Татарстанның табигый байлыкларын тикшерүчеләр басты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса