Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Мәгариф

Питрәч районында яңа балалар бакчасы ачылды

Учреждение 500 урынга исәпләнгән

Фото: © Люция Сираҗиева / «Питрәч-информ»

Яңа Шигали авылының «Царево» торак комплексында «Йолдызчыклар» балалар бакчасы ачылды. Бу әлеге торак комплекста өченче муниципаль мәктәпкәчә белем бирү объекты булды.

Балалар бакчасының гомуми мәйданы 5,7 мең квадрат метрдан артык. Учреждение 500 урынга исәпләнгән.

Исегезгә төшерәбез, 2024 елда районда ике балалар бакчасы төзелә башлады. Беренчесе, 240 урынга исәпләнгәне Көек авылында уңышлы эшли. Бүген ачылган икенчесе «Царево» торак комплексында яшәүчеләр өчен мәктәпкәчә белем алу мөмкинлеген тәэмин итүдә мөһим адым булды.  

Тантаналы ачылышта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Район башлыгы Рәис Сөләйманов республика җитәкчелегенә һәм «НеоСтрой» төзелеш компаниясенә оператив һәм сыйфатлы эшләре өчен рәхмәт белдерде:  

- Яңа бакчада балаларга уңайлы һәм куркынычсыз булыр дип ышанам! - дип билгеләде ул. 


ФОТОРЕПОРТАЖ 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса