Питрәч яңалыклары

"Алга" газетасы - Питрәч районы

16+
Рус Тат
Мәгариф

Питрәч районында мәктәп яны лагерьлары ачылды

Ял 1550 бала өчен оештырылган

1 июньнән Питрәч районында җәйге мәктәп яны лагерьлары сменасы башланды. Алар сигез мәктәп базасында эшли. Бу балалар һәм ата-аналар өчен сөенечле хәбәр: балалар каникулларын күңелле, кызыклы һәм файдалы итеп үткәрә алалар. Мәктәп яны лагеры – ул көн дәвамында мәктәп базасында эшли торган балалар ялы формасы. Балалар өчен туклану, күңел ачу программасы, иҗади мастер-класслар, спорт ярышлары һәм танып белү экскурсияләре оештырылган. Шул ук вакытта балалар тәҗрибәле педагоглар һәм вожатыйлар күзәтүе астында гадәти һәм куркынычсыз мохиттә булалар. 

Быел бер смена 21 көн дәвам итәчәк. Шушы вакыт эчендә анда 1550 бала ял итәчәк. 

Мәктәп яны лагерьлары түбәндәге уку йортларында ачылды: Питрәч 2 нче мәктәбендә, Ленино-Кокушкино, Богородск, Шәле, Колай, Кощак мәктәпләрендә, «Прогресс» күппрофильле лицее һәм «Алгоритм» технологик лицеенда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса