Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Питрәч районыннан яшь педагоглар грант ияләре булдылар

Алар – «Царево» торак комплексының «Күп профильле лицее» һәм Көек авылының «Алгоритм» технология лицее укытучылары.

Питрәч районының биш яшь педагогы «Безнең яңа укытучы – 2023» грантына ия булды. 

Алар – «Күп профильле лицей» педагоглары Анна Ильина (инглиз теле укытучысы, республиканың яшь педагогларына дәгъва кылучы педагоглар рейтингында икенче урынны алды), Гүзәл Закирова (химия укытучысы), Вероника Доронина һәм Рәзинә Вәлиева (башлангыч сыйныф укытучылары), шулай ук «Алгоритм» технология лицееның инглиз теле укытучысы Ралина Алеева.

Педагоглар 3 ел дәвамында ай саен хезмәт хакына 10 000 сум күләмендә өстәмә акча алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса