Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Мәгариф

Питрәч районыннан «Ивушка» балалар бакчасы грант отты

Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә

Татарстанда «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» гранты конкурсына йомгак ясалды. 30 җиңүче арасында – Питрәч районы «Царево» торак комплексында урнашкан «Ивушка» балалар бакчасы.

2013 елдан бирле үткәрелә торган конкурс билингваль белем бирүне популярлаштыруга һәм балаларга республиканың дәүләт телләрен өйрәтүче иң яхшы педагогларны бүләкләүгә юнәлдерелгән. Быел грант өчен 31 муниципалитеттан 35 мәктәпкәчә учреждение көч сынашты.

Конкурска нигез салынганнан бирле Татарстанның 238 мәктәпкәчә оешмасы грант иясе булды. Чара «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты кысаларында уздырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса