Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Питрәч тәрбиячесе мәктәпкәчә яшьтәге балаларны эшкә ничек өйрәтүләре турында сөйләде

Любовь Сорокина фикеренчә, баланы кечкенәдән эшкә өйрәтеп үстерергә һәм анда хезмәткә хөрмәт тәрбияләргә кирәк.

“Каенкай”да “Пчелки” икенче кече төркем тәрбиячеләре Любовь Сорокина һәм Вера Гринина өч яшьтән үк мәктәпкәчә яшьтәге балаларны эшкә өйрәтәләр.

“Кем эшләми, шул ашамый” – бу мәкальне олылар да, яшьләр дә балаларга еш кабатлый. Вакытлар узу белән дә мәкаль үзенең актуальлеген һәм мәгънәсен югалтмый. Баланы кечкенәдән эшкә өйрәтеп үстерергә һәм анда хезмәткә хөрмәт тәрбияләргә кирәк. Моның белән килешмәүчеләр юктыр, мөгаен. Алар күп вакытларын балалар бакчасында үткәргәнлектән, тәрбияләү процессында мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре мөһим роль уйный.

– Федераль белем бирү программасы нигезендә балаларны яшьтән үк хезмәткә һәм патриотизмга өйрәтә башлыйбыз, – дип сөйләде Любовь Ивановна. – Тәрбия эшләре күбесенчә уен формасында бара, анда балаларның кызыксынуын һәм мавыгуын күрсәтү өчен без әкият персонажларын кулланабыз, шулай ук бездә махсус балалар өчен инвентарьлар бар – тырма, көрәк, чиләкләр, алар белән балалар саф һавада йөргәндә эшлиләр. Хәзер алар җиргә коелган яфракларны җыярга яраталар: башта аларны тырма белән җыеп бер урынга өяләр, аннары барысы бергә чүп капчыкларына тутыралар. Балалар, әлбәттә төрле, тиз өйрәнүчеләре һәм дөрес эшләмәгән балаларга искәрмәләр ясаучылары да бар. Нәтиҗә булганда, уңай хискичерешләр һәм эшкә этәргеч барлыкка килә, – диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса