Питрәч укучылары укытучы һәм тәрбияче һөнәрен сынап карадылар
Чара «Россия – минем офыкларым» Бөтенроссия программасы кысаларында оештырылды.
Фото: «Киләчәккә билет» проекты матбугат хезмәте
Питрәч районы Көек авылында «Алгоритм» технологик лицее мәйданчыгында мәктәп укучылары өчен масштаблы һөнәрләр фестивале узды. Чара «Россия – минем офыкларым» Бөтенроссия программасы кысаларында оештырылды.
Фото: «Киләчәккә билет» проекты матбугат хезмәте
Бөтен республикадан «Киләчәккә билет» һөнәри юнәлеш бирү проектында катнашучы 250дән артык укучы төрле белгечлекләрне өйрәнде. Балалар башлангыч сыйныф укытучылары ролендә дәресләр үткәрделәр, үзләрен җитәкче һәм тәрбияче һөнәрләрендә сынап карадылар.
Фестиваль кунакларга лекцияләр генә түгел, интерактив форматлар да тәкъдим итте: мастер-класслар, эшлекле уеннар һәм һөнәри пробалар. Укучылар инженерлык, педагогика һәм техника өлкәсендәге гамәли бурычларны хәл иттеләр, шулай ук мавыктыргыч квизда үз белемнәрен тикшерделәр.
Фото: «Киләчәккә билет» проекты матбугат хезмәте
Көн азагында экспертлар Татарстанда «Киләчәккә билет» проектын үстерү перспективалары һәм киләчәк карьераны аңлы рәвештә сайлауның мөһимлеге турында фикер алыштылар. Проект «Яшьләр һәм балалар» илкүләм программасының бер өлеше булып тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia