Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Питрәч укучыларының 60 проценты туган теле итеп татар телен саклый

Узган ел белән чагыштырганда районда туган телне имтихан итеп сайлаган балалар саны өч тапкыр арткан.

Районда милли мәгарифкә зур басым ясала. Мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында төрле халык бәйрәмнәре билгеләп үтелә, милли фильмнар күрсәтелә,
балалар һәм педагоглар конкурсларда, проектларда һәм фестивальләрдә катнаша, милли тел көне һәм “Татарча диктант” акциясе үткәрелә.

Мәктәпләрдә укучыларның 60 проценты туган тел буларак татар телен сайлый. Узган ел белән чагыштырганда районда туган телне имтихан итеп сайлаган балалар саны өч тапкыр арткан. Район бу юнәлештә лидерлар өчлегендә һәм Казаннан гына калыша. Татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиадада алты егет призер булды. Барлыгы 26 укучы Бөтенроссия фән олимпиадаларының республика һәм төбәк этаплары призеры һәм җиңүчесе булды.

Барлык мәктәпләрдә дә бердәм федераль белем бирү программалары кертелде. Димәк, барлык балаларга да бер үк төрле белем биреләчәк. Беренче чиратта сүз кешенең дөньяга карашын формалаштыручы гуманитар предметлар турында бара. Башлангыч мәктәптә бу рус теле, уку һәм әйләнә-тирә мохитне өйрәнү
фәне, урта һәм югары сыйныфларда рус теле, әдәбият, тарих, җәмгыять белеме, география һәм ТИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса