Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Питрәч укытучылары бүген үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр

Бүген әлеге игелекле һөнәрнең кайбер вәкилләре турынла сөйлибез

Алмаз Мөхетдинов: «Компьютер синең өчен кадак какмый»

Шәле авылы мәктәбенең хезмәт укытучысы Алмаз Мөхетдиновны чын мәгънәсендә, үз эшенең фанаты, дип әйтеп була. Ул балаларга дәрес кенә биреп калмый, ә аларны көндәлек тормышта кирәк булган төрле җиһазлар уйлап табарга да илһамландыра.

Авыл шартларында эшләсәләр дә, Алмаз Бәдретдин улының укучылары шәһәрнекеннән бер дә калышмый – республикакүләм олимпиадаларда призлы урыннар ала. Нинди генә уйлап табылган әсбаплар юк аларның сыйныфында. Әйтик, хәзерге заманда аеруча актуаль булган – электр энергиясен җылылыкка әйләндерүче прибор, үзе температураны көйләүче, үзе су сибүче теплица, икмәкне чүптән аеручы аппарат, карандаш сата торган касса, җыела торган балалар өстәл-утыргычлары...

Яңа җиһазлар өчен идеяларны тормыштан алам. Кышкы суыкларда машинадан чыгып, гараж ишеген ачып йөрү туйдырды мине. “Бу эшне мин ничек җиңеләйтә алам соң?” дип уйлана башладым. Эзли торгач, машина авырлыгы белән ачылучы гараж ишеген булдыру идеясе туды. Башка кешеләр дә идея бирергә мөмкин. Әле күптән түгел мөмкинлеге чикле кеше миңа тәнгә массаж ясый торган утыргычка заказ бирде. Кызым да ярдәм итә. Бер заман: “Әти, минем кыш көне дә велосипедта йөрисем килә. Велосипедлы чана ясап бир әле миңа”, - ди. Мин шуны отып алдым да, чана, чаңгы, велосипедтан торган җайланма уйлап таптым. Идеяларым барысы да кадерле миңа, - ди укытучы.

Алмаз Мөхетдинов укытучылар династиясеннән, әти-әнисе, әби-бабасы да укытучы булганнар. Тормыш иптәше дә тарих, җәмгыять белеме укыта. Бәлки өч яшьлек кызлары да алар эзеннән китәр, мөгаллим булыр. Аның юлын сайлап, инженер, конструктор, дизайн өлкәләре буенча киткән укучылары да байтак инде.

Технология – тормыш итәргә өйрәтүче фән. Хезмәт дәресе булмаса бала кулына чүкеч тә тота алмаячак. Хәзер компьютер заманы, кул белән эшләргә кирәк түгел, диләр. Ләкин бит компьютер белән стена кадаклап, саморез кертеп булмый. Шуңа күрә укучыларыма да кул белән эшләргә өйрәнегез дим, - ди Алмаз Мөхетдинов.

Укытучының иң зур хыялы берәр уйлап чыгарган җиһазына патент алып аны халыкка чыгару.

Патент белән эшләүче мәктәпләр күп республикада. Ләкин аңа яхшы иганәчеләр кирәк. Әйтик, нефть чыгара торган якларда мәктәптәге андый идеяларны тиз күтәреп алалар, балаларга ярдәм итәләр. Бездә дә шундый меценатлар булсын иде. Миннән генә торса, технология дәресләрен тагын да күбәйтер идем. Балалар эшләп үсәргә тиеш. Мәктәпкә яңа, заманча җиһазлар кайтартыр идем, чөнки күп әйберне тел белән генә аңлатып, сеңдереп булмый, - ди ул.


 Элина Егошина: «Хәзерге балаларга дөрес якын килә белергә кирәк»

Питрәч авылының беренче мәктәбеннән Элина Егошина яшь белгеч булып санала, ләкин ул инде үзеннән яшьрәк коллегаларына остаз булып тора.

Элина Александровнага 34 яшь. Ул математика һәм физика укыта.

Барысы да балачактан башланды. Минем әнием балалар бакчасында тәрбияче булып эшләде. Мин педагогик мохиттә үстем. Безнең өйдә педсоветлар да узды, төрле дәресләргә сценарийлар да язылды. Укытучы һөнәренә булган мәхәббәтем әниемнән күчкәндер миңа, ә техник юнәлешне әтием ярдәмендә сайладым. Ул минем инженер, - дип уртаклашты ул.

Элина Егошина үзе дә беренче мәктәптә укыган, шуңа да, туган мәктәбенә эшкә урнашкан. Әмма гаилә шартлары буенча Россиянең төрле почмакларында эшләргә туры килгән. Ире хәрби, аны кая хезмәт итәргә җибәрсәләр, гаилә шунда күченгән.

Педагог ике тапкыр Татарстанда һәм Чиләбе өлкәсендә «Ел укытучысы» конкурсында, шулай ук «Өлкән укытучы» республика грант конкурсында җиңүче була. Хәзер Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты каршындагы остазлык эшчәнлеге белән шөгыльләнә. Районда гына түгел, республика буенча яшь педагогларга булыша.

Хәзер бездә яшь белгечләр җитми. Миңа калса, яшьләр җаваплылыктан курка. Чөнки укытучыга төп эшләреннән тыш ата-аналар белән аралашырга һәм уртак тел табарга, балаларының тормышын һәм сәламәтлеген сакларга да кирәк. Алар барысы да мәктәпкә үз фикерләре, проблемалары белән килә. Хәзерге балаларга дөрес якын килә белергә кирәк. Алар бик мобиль, санлы технологияләр ягыннан үсеш алган, - дип сөйләде Элина Егошина.

Укытучы йомшак характерлы булуга карамастан, укучылар аның дәресләренә бик теләп йөриләр һәм аны игътибар белән тыңлыйлар. Нәтиҗәдә, математика һәм физика буенча БДИны югары балларга тапшыралар. Узган ел ике укучы математика буенча республика олимпиадасы призерлары буган.

Укучыларым һәм үземнең фәннәрне яратуым мине рухландыра, - дип нәтиҗә ясады ул.


Лилия Батталова: «Мин үземне башка һөнәрдә күз алдына китермим»

 

Лилия Батталова - Кощак мәктәбенең татар теле укытучысы. Ул Әтнә районыннан. 2004 елда кияүгә чыкканнан соң, гаиләсе белән бергә монда күчеп урнашкан.

Әтиемнең туганы Габдуллаҗан Нигъмәтҗанов Татарстанның атказанган укытучысы. География укыта. Ул берүзе йорты янында алты меңгә якын агач утыртты, тулы бер урман үстерде. Аның тормыш иптәше дә бик көчле, талантлы педагог. Балачактан ук аларга сокландым. Үзем үскәч, аларның юлыннан китәрмен, дигән карарга килдем. Алар миңа танылган Арча педагогика көллиятенә укырга керергә киңәш итте. Минем фикеремчә, укытучыларым ярдәмендә мин бик яхшы белем алдым, әлегә кадәр аларның киңәшләре ярдәм итә, – дип сөйләде Лилия Муллаҗан кызы.

Көллияттән соң ул читтән торып югары педагогик белем алган.

Мин телгә мәхәббәтне татарның атаклы шәхесләре, музыка, мәдәният аша тәрбияләргә тырышам. Балаларга татар телен белсәң уңышка ирешеп булуын аңлатам. Балалар татар телендә көнкүреш дәрәҗәсендә генә булса да сөйләшә белергә тиеш, – дип саный укытучы

2017 елдан Лилия Батталова директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары булып тора. Аның кулы астында егерме класс җитәкчесе эшли. Төрле конкурслар да аның ярдәмендә үтә. Ул эшләгән вакытта Кощак мәктәбе «Тату сыйныф серләре» республика конкурсында финалга чыкты, ә мәктәпнең яшь армиячеләр отряды иң яхшы унлыкка керде.

Мин үземне башка һөнәрдә күз алдыма китермим. 17 ел мәктәптә эшлим. Бер яктан, мин балаларны яратам, һәм мин аларның дусты, ышанычлы таянычы булырга тырышам, икенче яктан – мин катгый һәм таләпчән булырга тиеш, - диде ул елмаеп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса