Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Мәгариф

Питрәч укытучысы Гөлназ Гибатова: “Укучылардан да, ата-аналардан да бәхетем бар”

Аның методикасы замана балалары белән эшләргә дә, ата-аналар белән уртак тел табарга да ярдәм итә

Фото язма героеның шәхси архивыннан

Укытучылар көне уңаеннан Питрәч 2 нче мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы, 34 еллык хезмәт стажы булган педагог белән әңгәмә кордык. Аның сыйныфы – үзара аңлашуга, иҗатка корылган, традицион кыйммәтләр яңа яңгыраш ала торган аерым бер дөнья.

Педагог һөнәренә юл Ленино-Кокушкинодагы “Радуга” балалар бакчасында 1991 елда башлана.

– Миңа менә дигән остазлар очрату бәхете насыйп булды, – дип искә ала Гөлназ Сәлимҗановна. – Остазым Роза Рифкать кызы Насыйбуллинага рәхмәтем зур, ул мине: “Теләсә нинди хәлдән чыгу юлын үзең эзлә, үз эшеңне башкаларга йөкләмә. Дөрес эш йөртә бел”, дип өйрәтте.

2001 нче ел борылыш елы булды: Питрәчкә күчеп килдем һәм 2 нче мәктәптә балалар ялын оештыручы булып эшли башладым.

– Бакчадан мәктәпкә күчкәндә бик дулкынландым, ләкин Роза Рифкатовна үз сүзендә нык торды – ялгышмады. Шулай ук ул югары белем алуымны таләп итте.

Читтән торып Татар дәүләт гуманитар институтын тәмамлагач, Гөлназ Гибатова татар теле укытучысы, аннары башлангыч сыйныфлар укытучысы була.

– Бу инде минем алтынчы беренче сыйныфым, – дип горурланып сөйли педагог.

Бүгенге укучыларның төп проблемасы – тынгысызлык һәм шаушу.

– Балалар күпне беләләр, ләкин тирә-юньдәгеләрне ишетмиләр, – ди педагог. – Сәләтле балалар биремнәрне 7-10 минут эчендә үти, ә калган вакытын башкаларга комачаулап үткәрә. Андыйларга аерым программа, индивидуаль якын килү кирәк.

Гөлназ Гибатованың уңыш сере – укытучы, бала һәм атааналарның бердәмлегендә. Әгәр ул бар икән – чыгу юлы теләсә кайсы хәлдә дә табылачак.

Кайчагында беренче сыйныф укучыларының әти-әниләре: “Бу малайны безнең сыйныфка алмагыз, балалар бакчасында ул бик күп проблемалар ясады инде”, – диләр. Ләкин аны максатчан рәвештә Гөлназ Сәлимҗановна сыйныфына алып килгәч, ничек алмаска була? Ул үзенең көченә ышана: “Ике айдан сез бу баланы танымассыз!” – ди.

Ул ата-аналарга зарланырга яратмый:

– Үзем җайларга тырышам. Менә шушы көннәрдә генә мин әрләгән бер бик шук малай көтмәгәндә миңа: “Туктагыз әле, мин бит сезне бүген әле кочакламадым!” – диде. Әлбәттә, мондый хәлләрдән соң, канатланып китәсең!

Тормыш юлының башында ук Гөлназ Сәлимҗановна кызы Зиләгә яхшы белем бирүне үзенә максат итеп куя. Кызы сынатмый. Ул башта Казанда Әүхәдиев исемендәге музыка көллиятен, аннары Мәскәүдә ГИТИС тәмамлый. Хәзер аның вокал һәм актерлык осталыгына укыта торган үз студиясе бар.

– Авырлыкларга карамастан, мин үз тормышымнан канәгать, нәрсәнедер үзгәртергә теләмәс идем, – ди Гөлназ Гибатова. – Минем әти-әнием бик яхшы, искиткеч бертуганнарым, дусларым бар. Мин үземнең укытучыларыма һәм остазларыма, мәктәп директорларына бик рәхмәтле. Һәм, әлбәттә, минем сыйныфка һәрвакыт иң яхшы балалар һәм ата-аналар килүе - үзе зур бәхет.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса