Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Питрәчле Элина Гайнуллова рус теленнән БДИны йөз баллга тапшырды

Аңа ял итү темасы эләккән.

Беренче сыйныфтан ук Питрәч икенче мәктәбендә бик яхшы укучы Элина Гайнуллова рус теленнән БДИны йөз баллга тапшырды.

Чыгарылыш укучысы дүрт фән буенча имтихан биргән: рус теле, математика, тарих һәм җәмгыять белеме. Һәрберсе катлаулы. Рус телендә бу инша язу, анда яхшы балл җыярга мөмкин. Аңа ял итү темасы эләккән.

– Имтиханнарга әзерләнү бик күп вакыт таләп итсә дә, ял кирәк. Югыйсә, эмоциональ яктан арыйсың. Дусларым белән йөрү, китап уку, сериал карау миңа булышты, – ди Элина.

Бу фикерне ул әсәр язганда тормыштан мисал итеп китергән.

Рус теленнән имтиханга ул башкаларга караганда азрак әзерләнә. Мәктәп дәресләре фәнне үзләштерү өчен җитәрлек була. Ләкин, имтихан тапшырган вакыттагы атмосфера беркемне дә дулкынландырмый калмый.

– БДИ бик катгый уза, хәтта ручка төшеп китсә дә, син аны үзең ала алмыйсың. Әгәр дә сиңа аудиториядән чыгарга кирәк икән,коридорда да сине кемдер озата барырга тиеш. Алда да, артта да видеокүзәтү, – дип сөйли Элина. – Боларның барысын уңышлы үтәр өчен, тирә-юньдәгеләрнең ярдәме кирәк, миңа укытучылар һәм әти-әнием ышанды. Минем бу фән буенча укытучым бик яхшы. Лилия Рафисовна мине олимпиадаларга әзерләде, без бергәләп төрле конкурсларга йөрдек. Мин дә укытучы булырга телим, ул минем һөнәр сайлавыма тәэсир итте, бу һөнәрдә ул миңа үрнәк булды, – дип билгеләп үтте Элина.

Әлегә ул башка имтихан нәтиҗәләрен түземсезлек белән көтә, чыгарылыш кичәсенә әзерләнә. Бу җәй, барлык яшьтәшләренеке кебек үк, аның өчен дә хәлиткеч булачак. Чөнки югары уку йортларына һәм урта махсус уку йортларына керүчеләр исемлеге август аенда гына билгеле булачак.

Лилия Муллахмәтова, укытучысы:

– Бу минем йөз балл җыйган беренче укучым, Элина минем барлык өметләремне аклады. Мин аны бишенче сыйныфтан укыттым. Кыз ул вакытта ук үзен җаваплы, тырыш, иҗади итеп күрсәтте. Барлык биремнәрне дә автомат рәвештә үтәде, ләкин аңламыйча ятлап түгел. Ул баштан ук укырга яратты, тыңлый белде. Мин конкурста яки олимпиадада катнашырга тәкъдим иткәч, бик теләп риза була иде, призлы урыннар алды. Ул һәрвакыт иншалар язарга ярата иде.

Ул йөз балл җыярга бик теләде, һәм ышанычлы адымнар белән моңа барды. Системалы рәвештә, бик теләп, зур мотивация белән шөгыльләнде. Шуңа күрә шундый яхшы нәтиҗәгә иреште. Педагогика сыйныфында укыды, БДИ якынлашкач балалар үзләрен экспертлар ролендә сынап карадылар, үзләре бер-берсенең эшләрен тикшерделәр. Үзидарә көннәрендә Элина мине уңышлы алмаштырды, мин аңа тулысынча таяна ала һәм аның сынатмаячагын яхшы белә идем.

Наталья Гайнуллова, әнисе:

– Без беркайчан да кызыбызны дүртле алганы өчен орышмадык. Бик яхшы укырга дигән таләп куймадык, ул балачактан ук үзе тырыш, җаваплы иде. БДИга ул бик ныклап әзерләнде. Хәтта укуын диңгезгә баруга да алмаштырмады. Узган ел безнең путевкалар бар иде, ләкин кызым бармады, чөнки вебинарлары башланды.

Беренче булып ул рус телен тапшырды, бу көнне миңа бик авыр булды. Төн буе йокламадым, чөнки бик нык борчылдым. Элинага уңышлар теләдем дә, эшкә махсус иртәрәк киттем. Аның минем күз яшьләремне, борчылуымны күрүен теләмәдем. Бертуктаусыз догалар укыдым. Мин мәктәпкә имтихан бетәр алдыннан килдем. Аны көттем. Бөтенесе дә чыкты, ә ул чыкмый да чыкмый. Аннары ул чыкты, һәм минем өстемнән тау төшкәндәй булды. Ул катлаулы вариант эләгүен әйтте, шуңа күрә без максималь баллга өметләнмәдек, ә инде 100 баллга тапшыруын белгәч бик нык гаҗәпләндек. Калган имтиханнар эмоциональ яктан җиңелрәк үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса