Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Питрәчлеләр «Татарча диктант» акциясендә катнаштылар

Алар танылган татар язучысы әсәренең өзегеннән текст яздылар

25-27 ноябрьдә "Татарча диктант" Бөтендөнья акциясе уза. Аңа безнең районда яшәүчеләр дә кушылды.

Питрәчнең беренче мәктәбендә диктантны укучылар да, укытучылар да, ата-аналар да язды. Чарада барлыгы 120 кеше катнашты. Бөтен республика буенча танылган язучы Зөлфәт Хәкимнең әсәреннән өзек сайлап алынды.

– Без әлеге акциядәел саен катнашабыз, - дип билгеләп үтә татар теле һәм әдәбияты укытучысы Галина Чукурова. - Дәресләр вакытында фән белән кызыксынучы балалар да бар, алар үз көчләрен сынап карарга теләделәр, – дип өстәде педагог.

Нәтиҗә бер айдан билгеле булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса