Питрәчнең «Бәләкәч» балалар бакчасы «Лидерлар лигасы» Бөтенроссия конкурсы лауреаты булды
Ә аның мөдире Елена Миронова «Нәтиҗәле җитәкче-2025» билгесе белән бүләкләнде
Питрәч авылының «Бәләкәч» балалар бакчасы мөдире һәм өлкән тәрбиячесе Санкт-Петербургтагы «Нева мәгариф ассамблеясе» Бөтенроссия форумында катнаштылар, анда «Лидерлар Лигасы – 2025» конкурсына йомгак ясалды. Районыбызның балалар бакчасы «Белем бирү оешмасының сыйфатын күтәрү стратегиясен булдыру һәм гамәлгә ашыруда лидер» номинациясендә лауреат исеменә лаек булды. Коллектив диплом һәм истәлекле билге белән бүләкләнде.

– Бу конкурс бөтен илдән, шул исәптән Татарстаннан да, грантлар отучы һәм киң колачлы эш алып баручыларны берләштерә, - дип ассызыклады «Бәләкәч» балалар бакчасы мөдире Елена Миронова.
Җитәкченең шәхси өлеше дә югары бүләккә лаек булды. Елена Ивановнаны «Нәтиҗәле җитәкче – 2025» билгесе белән бүләкләделәр.

– Бөтен Россиядән килгән 1200 катнашучы арасында лауреат булу – эшебезнең танылуы һәм аңа карата зур хөрмәте, - дип уртаклашты ул. – Хис-кичерешләргә һәм безне тулыландыра торган илһамга, инновацион идеяләргә һәм хезмәттәшләребез белән очрашуларга чик юк. Бу бик бай һәм нәтиҗәле очрашу булды.
«Бәләкәч» балалар бакчасы актив эшчәнлек алып бара. Бүгенге көндә коллектив биш грант откан, ә балалар бакчасы ата-аналар белемен үстерү юнәлешендә тәҗрибә һәм сынау мәйданчыгы булып тора. Ассамблеяда Питрәч районы вәкилләре бу уңышлы тәҗрибә турында сөйләделәр. Консультация үзәге инде дүртенче ел эшли. Шул вакыт эчендә 108 ата-ана катнашында 100гә якын консультация үткәрелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia