Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Мәгариф

Питрәчтә булачак инженерларны ничек үстерәләр

Биредә төгәл фәннәргә өстенлек бирәләр

Питрәч беренче мәктәбендә “Физика-математика алгарышы” дигән Республика семинары узды. Казаннан, Саба һәм Арча районнарыннан кунаклар хезмәттәшләренең тәҗрибәсен үзләштерергә килделәр. Көннең төп программасы ачык дәресләргә багышланган иде.

Питрәч беренче мәктәбе “Стэмүзәк” булдыру өчен бер миллион сумлык грант отты. Бу фән, технология, инженерия һәм математиканы берләштерә торган белем бирү мәйданчыгы. Проект белән математика һәм физика укытучысы Элина Егошина җитәкчелек итә. Ул “ Сердце рисует синус: строим ЭКГ вместе” дигән математика түгәрәге дәресен күрсәтте.

– Мин Казан федераль университетын тәмамладым, анда без “Медицина һәм физика” юнәлеше буенча эшләдек, Казан хастаханәләре белән хезмәттәшлек иттек. Шуңа күрә шундый идея килде. Без функцияләрнең катгый математик графигын төзеп кенә калырга теләмибез. Нәкъ менә математиканың матурлыгын, аның медицинада кулланылышын күрсәтәсе килә, – дип аңлата Элина Александровна.

Түгәрәкне Элина Егошина гына алып бармый. Шулай ук балалар белән югары уку йортлары укытучылары һәм студентлары эшли – турыдан-туры да, читтән торып та. Аның укучысы Адилә Ситдыйкова – укучылар арасында “Физика-математика алгарышы” Грантын алучы. Шулай ук ул математика буенча республика олимпиадасы һәм “Большие вызовы” төбәк конкурсы призеры. Унберенче сыйныф укучысы алтын медальгә бара.

– Мин укучыларга һөнәри юнәлеш бирүдә һәм киләчәккә максатлар куюда ярдәм итә торган сайт булдырдым, – дип сөйли Адилә. – Барлык казанышларым миңа грант җиңүчесе булу мөмкинлеге бирде. Мин аны имтиханнарга әзерлек буенча онлайн-мәктәпләргә сарыф иттем.

Төгәл фәннәргә мәхәббәт кайдан килә, дигән сорауга елмаеп:

– Минем әти математиканы ярата, мөгаен, аңардан күчкәндер. Үзем сайлаган система бар, шуның ярдәмендә мәсьәләләрне чишәсең. Барысы да төгәл һәм аңлаешлы.

Адилә БДИны профильле математикадан һәм информатикадан тапшырачак. Программа инженериясенә керергә җыена. Шулай ук мәктәптә яшь педагог Юлия Матросованың геометрия түгәрәге эшли.

Предметларның интеграциясен башлангыч сыйныфларда укучылар да күрсәттеләр. Икенче сыйныфта ачык дәрес узды, анда әдәби уку – физика, ә математика – география белән очрашты.

– Предметлар арасындагы чикләр югала, – дип аңлата башлангыч сыйныфлар укытучысы Энҗе Шәйхетдинова. – Мәсәлән, табигать турындагы хикәяләрне һәм әкиятләрне укыганда, мин балалардан сорый алам: ни өчен төп геройның корабы батмый? Математика дәресендә без Россиянең сәгать зоналарыннан, яки шәһәрләр арасындагы ераклыкларны картадан файдаланып, вакытны исәпли алабыз.

Грант акчалары педагогларны бүләкләүгә, аларның квалификациясен күтәрүгә, югары уку йорты педагоглары өчен түләүгә, шулай ук методик әсбапларга тотылачак. Мәктәп директоры Нина Утяганова ассызыклаганча, биредә 5-11 сыйныф укучыларының 88 проценты физика һәм математика белән кызыксына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса