Питрәчтә патриотик тәрбия буенча семинар узды
Катнашучылар герой якташлар турында сөйләштеләр
Питрәч беренче мәктәбендә “Хәтер, патриотлык, буыннар бердәмлеге” дигән семинар узды. Чарада башлангыч ветеран-
нар оешмалары рәисләре, директорларның тәрбия эшләре буенча урынбасарлары, тарих укытучылары – мәктәп музейлары җитәкчеләре һәм балалар катнашты.
– Сугыш бер генә гаиләне дә читләтеп үтмәде, һәр кешенең язмышында үзенең эзен калдырды. Район ветераннар советы рәисе Эльгиза Фәйзуллина очрашу-
ны шундый сүзләр белән башлап җибәрде.
Ул Питрәч батырларының исемнәрен һәм аларның батырлыкларын санап чыкты: Брест крепостенең легендар сакчысы Петр
Гаврилов, Днепрны кичүдә катнашкан Василий Осипов һәм Галимҗан Камалиев, сугышның җиденче көнендә тигезсез көрәштә һәлак булган танк дивизиясе командиры Тимофей Мишанин. Бүгенге Ватанны саклаучыларга аерым игътибар
бирелде.
Эльгиза Магомедовна ассызыклап үткәнчә, махсус хәрби операция хәрбиләренең истәлеген мәңгеләштерү, мәктәпләрне, паркларны, урамнарны алар хөрмәтенә
атау, истәлекле бюстлар һәм мемориаль такталар кую мөһим.
Питрәч җирендә сугыш геройлары күп үскән. Аларның иң беренчесе Петр Гаврилов сугышны иң беренче минутларында ук каршы алган кеше. Бу хакта педагогик хезмәт ветераны Игорь Шпагин телгә алды. Шул ук вакытта ул Галимҗан Камалиев белән очрашуы турындагы шәхси хатирәләре белән уртаклашты:
– Без аның белән чын күңелдән сөйләштек. Мин аңардан сугыш турында сорашырга тырышып карадым, ләкин ул, фронтовикларның күбесе кебек үк, бу темага сөйләшергә яратмый иде. Күрәсең,
үзен дә, башкаларны да борчырга теләмәгәндер, – диде ул.
Ветеран үзенең гореф-гадәтләре турында сөйләде – Бөек Ватан сугышы һәм СВО ветераннары күмелгән зиратлар яныннан узганда ул үзенә бер тавыш сигналы бирә – ике кыска һәм бер озын гудок, шул рәвешле
аларның батырлыгына ихтирамын белдерә. Игорь Петрович үзенең чыгышын сугыш турында язган шигырьләрен уку белән тәмамлады.
Мәктәптә патриотик тәрбия бирү буенча системалы эш алып барыла: туган як тарихын өйрәнү, Россиянең мәдәни мирасы белән танышу, “Мөһим нәрсәләр турын-
да сөйләшүләр” тематик сыйныф сәгатьләре үткәрү, “Әлбәден” тарихи реконструкцияләүдә һәм башка район чараларында катнашу. Алар арасында күптән түгел булган “Хәтер бакчасы” акциясе дә бар, аның барышында 50гә якын укучы Әлбәдендә агач утыртты.
Алар өчен батырлык һәм патриотизм үрнәге булып мәктәпне тәмамлаган Россия Герое Иван Додосов тора. СВО зонасында аларның укытучысы Павел Тихонов хезмәт
итә. Үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнгән подполковник Динар Хаметов та монда укыган.
Очрашуда катнашучыларның чыгышлары арасында балалар сугыш җырлары җырладылар һәм шигырьләр укыдылар. 2 нче сыйныф укучысы Элина Чумаева үзенең бабасының атасы – Рус Казысы авылыннан Бөек Ватан сугшы ветераны Иван Дмитриевич Щелыковка багышланган “Күңелемдә кадерләп саклыйм” дигән тикшеренү проектын тәкъдим итте. Ул аның сугышчан юлы турында сөйли: 17 яшендә ул армиягә алына, разведчик булып хезмәт итә, 1945 елның
апрелендә снаряд кыйпылчыгы
белән каты яралана. Фронтовик “Гер-
манияне җиңгән өчен” медале, Жуков медале, шулай ук өч орден белән бүләкләнгән.
– Карт бабам 2013 елда, Бөек Җиңүнең 70 еллыгы алдыннан үлгән. Ләкин без аның сугыш турындагы истәлекләрен, хикәяләрен хәтерлибез. Аның шул вакытлардан бирле хәрби фляжкасы һәм патефоны калган. Патефон яхшы хәлдә, 2015 елда ул бабайның рөхсәте белән мәктәп музеена бүләк ителде, – дип сөйләде оныкчыгы.
Очрашу азагында хәрби хезмәт ве-
тераны Фәрит Вәлиев мәктәп музе-
ена 1945 елның 10 маендагы “Прав-
да” газетасының күчермәсен тап-
шырды. Анда катнашучылар мон-
дый чараларның үз илең өчен го-
рурлык хисе һәм аның геройларына
хөрмәт хисе булдыруына ышаныч
белдерделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа