Питрәчтә районның иң яхшы ата-аналар комитеты билгеләнде
Аларга конкурсның зона этабында чыгыш ясарга туры киләчәк.

Фото: © Маргарита Петрова / «Питрәч-информ»
Питрәч 2 нче мәктәбе базасында ата-аналар комитетларының “Тату сыйныф серләре” республика конкурсының муниципаль этабы узды.
Катнашучылар берничә сынау узарга тиеш иде: үз коллективларының визит карточкасын күрсәтергә, балалар һәм ата-аналарның уртак иҗади эшләре күргәзмәсен оештырырга, иҗади номер күрсәтергә, шулай ук социаль әһәмияткә ия проектны якларга. Жюри әгъзалары бертавыштан барлык командаларның югары әзерлек дәрәҗәсен билгеләп үттеләр.
Ярыш йомгаклары буенча Питрәч 2 нче мәктәбе командасы җиңү яулады. Хәзер нәкъ менә аларга конкурсның зона этабында район данын якларга туры киләчәк.
Күп профильле лицей көмеш призер булды, лидерлар өчлеген Ленино-Кокушкино урта мәктәбе япты.
Моннан тыш, жюри махсус номинацияләрдә җиңүчеләрне билгеләде:
- “Иң бердәм сыйныф” – Колай мәктәбе;
- “Иң талантлы сыйныф” – Кощак мәктәбе;
- “Иң патриотик сыйныф” – Иске Шигали мәктәбе;
- “Иң артистларча сыйныф” – Шәле мәктәбе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia