Питрәч мәктәпләренә яшь укытучылар килгән
Питрәч районы мәктәпләрендә яшь укытучылар үзләренең педагогик хезмәтләрен башлаячаклар.
Болар: Питрәч беренче мәктәбенең математика укытучысы Лиана Нуркаева һәм Иске Шигали мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Ольга Архипова һәм Марина Никитина. 16 августта Иннополиста республика мәгариф хезмәткәрләренең август ае киңәшмәсе кысаларында узган "Һөнәри үсеш һәм укытучы хезмәте" форумында безнең районны нәкъ тә алар тәкъдим итте. Әлеге чарада, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында беренче тапкыр укытучыларның антлары яңгырады һәм "Укытучы гимны" башкарылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа