Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Питрәч районындагы иң заманча мәктәп балаларны кабул итәргә тулысынча әзер

“Царево” торак комплексында күппрофильле лицей төзелеше тәмамланды.

Барлык кабинетларда да интерактив такталар, укытучылар өчен компьютерлар һәм күп функцияле җайланмалар урнаштырылган. Китапханәләр бөтен уку материалы белән тәэмин ителгән. Педагоглар штаты, моңа кадәр алар сайлап алу конкурсында катнашкан укытучылар белән, тулысынча комплектланган. Хәзер укытучылар яңа кабинетларга ияләшә һәм үз укучыларын көтә. Балалар бу мәктәпкә бик теләп йөриячәкләр, чөнки аны хыял мәктәбе дип атарга була.

Бинада душ һәм киенү-чишенү бүлмәләре булган ике спорт залы, 460 урынга исәпләнгән иркен ашханә, 500 урынлы актлар залы, ике зур бассейн урнашкан. Коридорларда балалар өчен уңайлы ял зоналары урнаштырылган.

- Мәктәпнең гомуми мәйданы 18 мең квадрат метр тәшкил итә. Территориядә хоккей, баскетбол, футбол, волейбол һәм ядрә ыргыту өчен спорт мәйданчыклары урнашкан. Эшләр күп иде, әмма без уңышлы гына башкарып чыктык, - дип сөйли прораб Фәнис Минегалимов.

Мәктәп 1224 урынга исәпләнгән. Укучыларны кабул итү бара.

- Кабул итү әле дәвам итә, шуңа күрә теләгән һәркем гариза бирә ала, - ди лицей директоры Ревгат Тибаев. Укучының яшәү урыны мөһим түгел. Шуңа күрә күрше авыллардан килгән балаларның яңа мәктәптә уку мөмкинлекләре бар. Хәзер объектта соңгы тикшерү эшләре бара, эшчеләр зур булмаган җитешсезлекләрне төзәтә. Ачылу республиканың беренче затлары катнашында август ахырында планлаштырыла. Мәктәп “Торак һәм шәһәр мохите” илкүләм проекты ярдәмендә барлыкка килде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса