Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Район башлыгы Илһам Кашапов укытучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

Хөрмәтле педагоглар, мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре, педагогик хезмәт ветераннары!

Һөнәри бәйрәмегез – Укытучылар көне белән чын күңелдән котлауларымны кабул итегез!

Безнең һәрберебезнең гомер буена истә калган укытучысы бар, ул үзенең таланты һәм үрнәге белән безгә авырлыкларны җиңәргә, үзебезгә һәм үз көчебезгә ышанырга өйрәткән кеше.

Бүгенге көндә, һәрвакыттагыча, укытучыларга иң катлаулы бурыч йөкләнгән, бу укырга өйрәтү, белем нигезләрен генә түгел, ә җәмгыятьтә яшәргә һәм аңа файдалы булырга өйрәтү дә. Бер генә хезмәт тә укытучы эше кебек фидакарьлек, зур тырышлык, үзенә һәм үз
көченә ышану таләп итми.

Күңел җылыгызны кызганмавыгыз, эшегезгә тугры булуыгыз өчен рәхмәт сезгә. Укучыларның яратуы һәм ата-аналарның хөрмәте сезгә иҗади илһам бирсен. Сезгә уңышлар, сәламәтлек һәм бәхет телим!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса