Районның иң яхшы чыгарылыш укучыларына акчалата сертификатлар тапшырылды
Унберенче сыйныф укучылары рәсми рәвештә мәктәп белән саубуллаштылар

Тырышлык бүләкләнергә тиеш. Унбер ел дәвамында үзләрен төрле өлкәләрдә бик яхшы күрсәткән район мәктәпләрен тәмамлаучыларны акчалата премияләр белән бүләкләделәр.
Алтын медаль ияләре - алар районда 29 укучы - 20 мең сум, көмеш медальләр алган 14 укучы 15 мең сум алды. Спортта, иҗатта һәм олимпиадаларда югары нәтиҗәләргә ирешкән тагын 16 укучы шулай ук 15 мең сумлык сертификат белән бүләкләнде.
Район мәктәпләрен тәмамлаучыларның барысы да БДИны уңышлы тапшырганнар. Йөз бал җыйган өч кыз – Кощак мәктәбеннән Адилә Хәмитова, Питрәч беренче мәктәбеннән Ильвина Гарипова һәм Адилә Ситдыйкова – һәркайсы 100 мең сумлык сертификатка ия булды. Алар барысы да – отличниклар һәм алтын медаль ияләре.
Питрәч беренче һәм икенче мәктәпләренең чыгарылыш кичәсендә район башлыгы Рәис Сөләйманов катнашты. Ул мәктәпне тәмамлау олы мөстәкыйль тормышка ишек ача торган мөһим чик дип билгеләп үтте һәм мәктәпне тәмамлаучылар яңадан туган районнарына әйләнеп кайтырлар дигән өмет белдерде.
– Сез – безнең киләчәгебез, өметебез, таянычыбыз. Нәкъ менә сезгә Питрәч районының күркәм традицияләрен дәвам итәргә, аның данын арттырырга, аның иртәгесе көнен булдырырга кирәк булачак. Алга таба кайда гына укысагыз да, кайда гына эшләсәгез дә, сез һәрвакыт Питрәч районының бер өлеше булачаксыз. Уртак йортыбызда тормышны тагын да яхшырту өчен бирегә яңа белемнәр һәм идеяләр белән кайтыгыз, – диде Рәис Әхтәмович.
Быел беренче мәктәпне – 29, икенче мәктәпне 35 укучы тәмамлады. Аттестатларны биредә шулай ук ТР Кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марина Харитонова һәм мәгариф бүлеге башлыгы Дарья Юматова тапшырды.
Питрәч беренче мәктәбеннән Адилә Ситдыйкова информатикадан имтиханны 100 баллга тапшырган. Бу фәнне Казан федераль университетына программалаштыру факультетына укырга керергә планлаштырганга күрә сайлаган. Киләчәктә заманча программа тәэминаты эшләү белән шөгыльләнергә тели.

– Имтихан авыр булмады. Өстәвенә, биремнәр өлешендә без тулы чишелешсез кыска гына җавап бирәбез. Ә программалар белән эшләүдә иң мөһиме – логиканы аңлау һәм дөрес код язу, – ди Адилә.
Тулаем алганда, бу компьютерда оста идарә итүче буын, әмма тестлар программалаштыру телләрен белүне таләп итә. Адилә атнага бер тапкыр репетиторда шөгыльләнгән.
Ул профильле математиканы 98 баллга, рус телен 91 баллга тапшырган. Имтиханнар вакытында кыз әти-әнисенең генә түгел, үзенең сыйныф җитәкчесе һәм яраткан укытучысы Элина Егошинаның да ярдәмен сизә.
– Элина Александровна миндә ышаныч уятты: “Мин сиңа ышанам, синең 100 балл булачак!” диде. Мин үзем дә моңа ышандым. Һәм бу чынга ашты, – ди Адилә.
Аның сыйныфташы Ильвина Гарипова рус теленнән БДИны бик әйбәт тапшырган. Ул әдәбият белән мавыга, шуңа күрә имтихан аңа катлаулы булып тоелмый. Өстәвенә, җавап бланкларын, тестларны һәм иншаларны берничә тапкыр тикшерергә вакыт калган. Ильвина да КФУга укырга керергә һәм киләчәктә айти-белгеч булырга ниятли.
– Кәеф искиткеч. Алда яңа студент тормышы, яңа дуслар көтә, – ди ул.
Адилә Хәмитова – Кощак мәктәбен тәмамлаган, һәм аның БДИда максималь нәтиҗәсе – профильле математика буенча.
– Математиканы мин башлангыч мәктәптән үк яратам. Миңа кыен булмады, барысын да тиз үзләштердем, – дип билгеләп үтте чыгарылыш сыйныф укучысы.
Төпле әзерлек узган елның җәеннән башланган. Сентябрьдән ул репетитор белән шөгыльләнгән, ә соңгы өч айда – онлайнмәктәптә. Әзерлеккә көн саен сәгать ярым-ике сәгать вакыт китә. Тотрыклы, даими. Ләкин артык йөкләнешсез дә.
– Башта мин 100 балл булыр дип көтмәгән идем, әмма 85тән 96га кадәр нәтиҗәгә өметләнгән идем. Сынау имтиханнары вакытында да әлеге диапазонда яздым, – дип сөйли Адилә. – БДИ нәтиҗәләре иртәдән килде, без аларны әни белән карадык. Экрандагы цифрларны күргәч, ышанмадым. Әлбәттә, шатландым. Дөрес, имтиханнан чыкканда ук мин барлык биремнәрне дә дөрес чишкәнемне аңладым.
100 мең сумны Адилә ноутбук сатып алырга тотарга ниятли – ул студент тормышында кирәк булачак. Кыз документларын Казан дәүләт архитектуратөзелеш университетына тапшыра.
– Архитектура үзендә төгәл фәннәрне һәм сәнгатьне берләштерә. Ике юнәлеш тә миңа якын. Алар арасыннан сайламас өчен, мин аларны бергә кушарга булдым, – дип аңлата чыгарылыш сыйныф укучысы. – Минем бабам төзүче иде. Үз куллары белән йорт салды. Минем әби тегә. Бәлки, балачактан ук боларның барысын күреп, мин иҗатка – рәсем ясауга, кул эшләренә тартылганмындыр. Гаилә һәрвакыт минем омтылышларымны хуплады.
Кыз сәнгать мәктәбен тәмамлаган. Ул математиканы иҗади юнәлеш белән берләштереп хыялын тормышка ашырачак
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia