Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Мәгариф

Россиядә мәктәп формасы буенча ГОСТ кертелде

Тәкъдим ителгән стиль – консерватив һәм эшлекле.

Россиядә беренче тапкыр рәсми рәвештә мәктәп формасын көйли торган ГОСТ кертелде. Техник җайга салу һәм метрология федераль агентлыгы (Росстандарт) мәктәп укучылары киеменә карата техник һәм эстетик таләпләрне билгели торган документ бастырып чыгарды.

Яңа стандартта билгеләнгәнчә, форма дөньяви һәм пөхтә булырга, анда асоциаль яшьләр берләшмәләре белән бәйле элементлар һәм законга каршы килә торган гамәлләрне пропагандалый торган символикалар булмаска тиеш. Тәкъдим ителгән стиль – консерватив һәм эшлекле.

Стандартны 2025 елның 1 июленнән кертү ниятләнгән иде, әмма бу датаны җитештерүчеләр үтенече белән 3 сентябрьгә күчерделәр. Шул ук вакытта, ГОСТ киңәш характерында гына һәм мәҗбүри куллануны таләп итми, дип искәртә «Коммерсанть» газетасы.

«ГОСТ Р 71582-2024» дип аталган унике битле документ 2024 елда Текстиль һәм җиңел сәнәгать инновацион фәнни-җитештерү үзәге һәм Россия сыйфат системасы белән берлектә әзерләнгән. Ул тукыма һәм трикотаждан тегелгән, гомуми белемнең барлык дәрәҗәләрендә укучылар өчен билгеләнгән мәктәп киемнәренә кагыла. Стандарт көндәлек форманы да, бәйрәм формасын да регламентлый, ул уку йорты карары буенча ачык күлмәк, галстук, баш киеме һәм башка аксессуарлар белән тулыландырылырга мөмкин.

Мәктәп киеменең мәҗбүри элементлары исемлегенә 12 төрдәге эшләнмә кергән, алар арасында чалбар, итәк, джемпер, кардиган һәм шорты бар. ГОСТта искәртелгәнчә, киемдә асоциаль яшьләр төркемнәре белән ассоциацияләнә торган билгеләр, яки законга каршы килә торган гамәлләрне стимуллаштыра торган символика булмаска тиеш. Документта конкрет мисаллар китерелми, әмма әлеге шарт РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән. Шул ук вакытта, символикалы элементлар һәм фурнитура куллану рөхсәт ителә, ә дәүләт һәм патриотик атрибутиканың булуы бигрәк тә хуплана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса