Питрәч яңалыклары

"Алга" газетасы - Питрәч районы

16+
Рус Тат
Мәгариф

Шәленең кечкенә артистлары “Сәйяр” республика фестивале җиңүчеләре

"Сәйяр" республикакүләм балалар һәм яшүсмерләр театр фестиваленә районнан 2 балалар бакчасы коллективы үз эшен тәкъдим итте. Нәтиҗәдә, Шәленең "Тургай" балалар бакчасы бәйгенең зона этабында лауреат исемен яулап, финалга чыкты.

Шәле балалар бакчасына килгән комиссия әгъзалары - республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы, Питрәч мәгариф бүлеге, "Сәхнә" журналы вәкилләре әлеге кечкенә җиңүчеләрнең чыгышларын чынбарлыкта карап хозурлана алды. Кунакларны кабул иткән нәни хуҗалар татар халкының сөекле шагыйре Абдулла Алишның "Койрыклар" әкиятен сәхнәләштерде. Балалар үзләренең чиста итеп әдәби телдә сөйләшә белүләрен генә күрсәтеп калмады, алар бөтен күңелләре белән ничәмә-ничә буынны үстергән әкият дөньясына чумып, бик оста итеп үз рольләрен башкардылар, тамашачы алдында үзләрен кыю тоттылар. Алар үзләренең самими күңелләре аша безгә, өлкәннәргә, тормышның үзара ярдәмчеллек, бер-береңә игътибарлы булу, илтифат күрсәтү кебек сыйфатлар белән тагын да матуррак булуын чагылдыра алдылар. Кечкенә артистларның чыгышын күркәм декорация һәм зәвыклы сәхнә костюмнары тагын да тулыландырды.

Узган атнада Казанда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы,"Татмедиа" АҖ "Салават күпере" журналы редакциясе" филиалы, "Сәхнә" сәнгать журналы «Сәйяр» республика балалар һәм яшүсмерләр театр фестивале җиңүчеләрен бүләкләделәр. Шәле балалар бакчасы коллективы «Нурлы сәхнә» номинациясендә җиңү яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса