Татарстан укучыларының язгы каникуллары 22 марттан башлана
Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә.
Уку елында иң озын чирек ахырына якынлаша, тиздән укучылар каникулга китәчәк.
Татарстан укучыларының язгы каникуллары 22 мартта башлана һәм 31 мартка кадәр дәвам итәчәк. 1 апрельдән мәктәп укучыларының соңгы уку чиреге башлана.
Җәйге каникуллар башлану мәктәпнең үз календарь уку графигы белән билгеләнә, ә аларның гомуми озынлыгы 8 атнадан да ким булмаска тиеш.
Агымдагы уку елында Татарстан мәктәпләрендә соңгы кыңгырау бәйрәме 24 майда узачак, ә чыгарылыш кичәсе - 28 июньдә. Илнең барлык субъектларына тиешле рекомендацияләр РФ Мәгариф министрлыгы тарафыннан бирелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа