Татарстанда мобиль уеннар буенча мәктәп лигасы оештырылачак
Сайлап алу этабына гаризаны теләсә кайсы укучы бирә ала
Татарстанда мобиль уеннар буенча «Беренчеләр лигасы» эшли башлаячак. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе, «Беренчеләр хәрәкәте»нең төбәк бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов хәбәр итте.
«Без Татарстанда мобиль уеннар буенча лиганы беренче тапкыр эшләтеп җибәрәбез. Безнең өчен балалар белән бер дулкында булу һәм шуның нәтиҗәсендә ышанычлы аралашу формалаштыру мөһим. Без яшүсмерләр ярышып кына калмыйча, телефонда иң популяр уеннарның берсен уйнап, бер-берсе белән аралаша, командада эшләргә өйрәнә, дуслар таба ала торган мәйданчык булдырырга булдык», - дип аңлатты Тимур Сөләйманов.
Лиганы пилот рәвештә эшләтеп җибәрү дүрт локациядә планлаштырыла: Бөгелмә һәм Апас районнарында, шулай ук Казан һәм Чаллы шәһәрләрендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia